Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Бистә сәгате" чарасы узачак

Бүген, 30 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Бистә сәгате” узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге оештырган әлеге доклад-лекция-дискуссия, Казанның Яңа Татар бистәсе тарихына багышланачак. Анда тикшеренүчеләр, бистә халкы, әлеге җир белән кызыксынучы кешеләр катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бистә сәгате” чарасында лекторлар буларак Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе урынбасары, галим Айрат Фәйзрахманов, социолог Марья Леонтьева чакырылган.

Яңа Татар бистәсе – Казанның XVIII гасыр ахырында барлыкка килгән бер районы. Риваятьләр буенча, бирегә халык чукындырылудан качып килеп урнашкан. Бу җирләрдә Казанны Иван Грозныйдан саклаганда һәлак булган бик күп кеше җирләнгән. Патша чорыннан башлап бистәдә тире эшкәртү кәсепчелеге киң таралган булган.

Хәзер исә бу урын һөнәрчелек бистәсеннән заманча сәнәгать мәйданына әверелде. Шәхси йортлар янәшәсендә күпкатлы биналар үсеп чыкты. Элеватор, пассажирлар һәм йөк ташучы Елга порты, автовокзал, Эчке эшләр министрлыгы базасы, спорт-күңел ачу үзәге, мәчетләр, иске татар зираты, күн җитештерү комбинаты – болар барысы да биредәге көндәлек тормыш барышын күрсәтә. Киләчәктә Хөкүмәт планы һәм APUDG и IBFD Fund Малазия компаниясе проекты буенча бистә халыкара финанс үзәгенә әверелергә тиеш.

Элек бистә мәйданында тикшеренүләр алып барылмаган. Көз дәвамында Бөтендөнья яшьләр форумы биредә яшәгән халыкка мөрәҗәгать итеп, андагы тормышны бар яклап өйрәнергә тырышты. Шул максаттан күптән түгел Яңа Татар бистәсе буйлап ике экскурсия оештырылды. Аларның берсе тире эшкәртү фабрикасында булды. Бишбалтага да кызыклы экскурсия оештырылды. Бистәләр белән гидлар гына түгел, шушында яшәүчеләрнең дә таныштыруы – үзе кызыклы. Алда – Җиләк һәм Дары бистәләренә бару ниятләнелә.

Моннан тыш, тиздән татар бистәләренә багышланган сайт эшли башлаячак. Бистәләрне башка шәһәрләрдә дә өйрәнү методикасы эшләнәчәк. Халыкара бистә көне уңаеннан старт алачак проект Россия территориясе буйлап шәһәрләрдә яшәүче татарларны берләштерәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев