Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Казан Кремлендә «Н2O» дип исемләнгән күргәзмә ачылды (фоторепортаж)

Күргәзмә сусаклагычлар елы кысаларында үтүче чараларның бер өлеше булып тора. Өстән яңгыр явып торса да,  табигый байлыклар булып саналган сулыкларны карарга килүчеләр шактый иде. Араларында тәрбиячеләре белән бакча балалары, мәктәп укучылары, студентлар, туристлар да бар. Күргәзмә бик кызыклы форматта эшләнгән. Анда килгән һәркем үзенең районы һәм аның сулыклары белән таныша ала. – 2016 ел табигый сулыкларны саклау елы. Шул уңайдан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә шушы проектны гамәлгә ашырырга булдык. Максатыбыз: республикабызның сусаклау зоналарына игътибар юнәлтү, алар белән таныштыру, – ди Табигый тарих музее җитәкчесе Ольга Макарова. – Әлеге күргәзмә гади генә түгел, без кунакларга мини-квест үтәргә дә тәкъдим итәбез.

Проектны әзерләгәндә белгечләр үзләре өчен дә шактый кызыклы дөнья ачкан. «Татарстан буенча  өч меңнән артык елга ага. Мин моңа кадәр шулай күптер, дип уйлап та карамаган идем. Аларның исемнәре дә бик үзенчәлекле. Күп кенә елгаларны язучылар үзләренең әсәрләренә керткән. Шигырь, картинаның нигезендә дә шул ук сулыклар ята. Бу мәктәп укучылары өчен  бик кызыклы фото-сәяхәт», – ди музей җитәкчесе. Проектны әзерләүгә биш айлап вакыт киткән.  Кирәкле мәгълүматны Экология министрлыгы, Кызыл Китап, интернеттан да эзләгәннәр. Экологлар, балыкчылар җәмгыятьләре белән дә элемтәгә керергә туры килгән. Үзең яшәгән төбәк тарихы, аның күркәм урыннары, елга-күлләре турында җирле халыктан да күбрәк белүче юк, билгеле. Бу эштә дә иң бай мәгълүматны һәм иң уңышлы фотоларны шул җирлектә яшәүчеләр җибәргән. [gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="5185,5187,5188,5189,5190,5184"] Күргәзмә октябрь ахырына кадәр эшләячәк. Һава торышы комачауламаса, сулыклар белән ноябрьдә дә танышып булачак.

Чыганак: http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев