Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачыла

Бу хакта музей-тыюлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә беренче профессиональ театрга нигез салыну һәм үсешен күзалларга ярдәм итә, 110 еллык тарихында татар театры миллионлаган тамашачылар, төрле буын вәкилләре, милләтләр һәм конфессияләр мәхәббәтен яулаган, Татарстан һәм бөтен төрки дөньяның мөһим мәдәни символы һәм республика халык мирасы булган.

Экспозициядә уникаль архив документлары, спектакльләр афишалары, буклетлар һәм программалар, костюмнар һәм декорацияләр сызымнары, фотографияләр, газеталар һәм журналлар, Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил һ.б. шәхси әйберләре куелачак.

Күргәзмәне Г.Камал театры Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән берлектә оештырган. Анда Татарстан Милли музее һәм КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе материаллары файдаланылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев