Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының “Ана йөрәге” спектакле күрсәтеләчәк

"Республика җитәкчелегенең театр әһелләренә очрашып, аралашырга мөмкинлек бирүе − зур вакыйга. Бу театраллар өчен бәйрәм"- диде О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры директоры Рупат Чараков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашу вакытында.

Әлеге театр Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивалендә катнашу өчен 2 мең чакрымнан артык ара узып, Татарстан башкаласына килгән. "Без монда аралашабыз, ул безне, бигрәк тә артистларны баета. Фестиваль театр әһелләре өчен бик кирәкле чара. Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә дә үзебез өчен кирәкле күп әйбер алырбыз, рухи яктан баербыз дип өметләнәм", - ди театр җитәкчесе. Ул Казанга беренче килүләрен, Татарстан башкаласыннан таң калуларын әйтте.

Аның сүзләренчә, барлык милли театрларның проблемасы бар - тамашачылар спектакль карарга килеп, ял итеп китәргә тели. "Тамашачылар җитди әсәрләрне, спектакльләрне бик авыр кабул итә. Шуңа да күп театрлар комедияләр куюга күчеп бара. Безнең үз тамашачыбыз бар, билгеле. Элек без 10 көнгә гастрольгә чыга идек тә, билет сатып, уйнап кайта идек. Хәзер исә алай түгел. Башта җитәкчелек районнарга, шәһәрләргә барып, оешма җитәкчеләре белән сөйләшә. Аннан гына труппа спектакль куярга бара”.

Рупат Чараков билгеләп үткәнчә, аларның спектакльләрен күбрәк үсеп килүче буын үз итә. "Алар үзләренә якын булган милли драматургиягә тартыла. Чит ил һәм рус классикларын артистлар өчен, аларның үсеше өчен генә куябыз. Мәскәүдә яисә Санкт-Петербургтагы кебек классик әсәрләрне кабул итә алырлык тамашачы бездә юк. Аларның үз тамашачысы, анда культура дәрәҗәсе бик югары, башка параметрлар...",- ди директор.

Бүген, VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының “Ана йөрәге” спектакле күрсәтеләчәк. Раисат Хубецова әсәре буенча куелган әлеге трагедия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. “Ана йөрәге” спектакленең премьерасы былтыр апрель аенда булган. Пьесаны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мостафа Ибраһимов сәхнәләштергән.

Спектакльнең төп каһарманы – 5 бала анасы Баху улларын Кавказ халкының иң күркәм гореф-гадәтләре буенча ялгызы тәрбияләп үстергән. Ана кеше аларның һәркайсын өйләндереп, башлы-күзле итү турында хыяллана. Булачак кәләшләрне дә әллә каян эзләп торасы юк: Ира, Җәмилә, Зәринә һәм Әминат күршедә генә яши. Егетләр һәм кызлар буш вакытларын аралашып, әниләренә хуҗалык эшләрендә булышып үткәрә. Аларның дус һәм тату яшәүләрен күреп, күрше Бимболат белән Хәнисәт тә сөенә. Әмма сугыш афәте ананың хыялларына тормышка ашарга ирек бирми.

Осетия драматургы Раисат Хубецова пьесасында сугышның галәми афәте бер гаилә тарихы, бер ана кичерешләре аша сурәтләнә. Бөтен әниләр дә бертигез: бала үлеме аларның һәркайсы өчен дөньядагы иң куркыныч фаҗига. Снарядлар шартлап, җиргә кан коелганда өй җылысының сүрелүен, нәсел чылбырының өзелүен күрүдән дә авыррак нәрсә булуы мөмкин түгел, дип сурәтләнә фестивальдә бүген күрсәтеләчәк спектакль.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев