Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген хәтер исәнме? (сораштыру)

Хәтер яңара торган көн якынлаша. 9 Май – Җиңү бәйрәмендә ил күләмендә шул уңайдан бик күп чаралар узачак. Шуларның берсе – “Үлемсез полк” акциясе. Быел анда Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсе катнашырга теләк белдергән. Татарстанда исә андыйлар саны 220 меңнән артыр дип фаразлана. Башкалада бу чара көндезге сәгать өчтә башланып, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша Меңьеллык мәйданына кадәр сузылачак. Ә сез бу чарада катнашырга җыенасызмы? Бүген хәтер исәнме?   Лилия ӘСКӘРОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре: – “Үлемсез полк”та катнашабыз, әлбәттә. Бабай сурәте төш­кән рәсем дә әзер. Бабам Әхмәт­җанов Гариф 1940 елда фин сугышына китә, исән-сау әйләнеп кайта. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның ноя­брендә бабайны 6 айга танкистлар курсына җибәрәләр. Курс­ларны тәмамлау­чылар арасыннан шофер танык­лыгы булганнарны бер төркемгә җыялар да хәрби йөк машиналары алып кайту өчен Иранга командировкага җибәрәләр. 1942 елның кышында Нахичеван автономияле республикасында артиллерия полкы формалаша, машиналарга туплар тагыла һәм полк немецлар кулга төшергән Нальчик шә­һә­ренә юл тота. Нальчик өчен өч көн, өч төн сугышалар. Бабам хезмәт иткән дивизия немецлар­ның 42 танкын җимерә. Дошман Төньяк Кавказ таулары итәгеннән бәреп төшерелә һәм ул, техникасын ташлап, бик күп көчен югалтып, чигенә. Шул рә­вешле Минеральные Воды, Кис­­ловодск, Ставрополь, Краснодар, Новочеркасск, Ростов-на-Дону шә­­һәрләре азат ителә. Гариф бабам “Күк төстәге линия”не алуда, Новороссийск шәһәрен азат итүдә, “Кече җир”дәге десантчыларны дошман камалышыннан кот­каруда катнаша. Әнә шунда, “Кече җир”дә, бабамның туп тагылган әрҗәсенә сугыш комплекты төялгән машинасы, дошман снаряды туры эләгеп, шартлап һавага оча. Бу чакта, бәхетенә, бабам машинасыннан төшеп, тран­шеядә була һәм исән кала. Җиңү көнен ул Чехос­ловакиядә каршылый. Бабам 1945 елның 8 нояб­рендә күкрәк тулы орден-медаль­ләрен зың­гыл­датып, туган авылына кайтып җитә. Әбием Шәмсе­наһар белән Тауасты Байлар авылында матур итеп 62 ел бергә гомер кичер­деләр, берсе артыннан бер­се дүрт ул үстер­деләр. Төп­чеге – минем әтием Рәис. Гөлназ ГӘРӘЕВА, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы: – Укучыларыбыз районда уздырылган “Үлемсез полк” акциясендә бик теләп катнаша. Ул полк мәйданнан узганда, күзләрем яшьләнә. Тик үземнең анда катнашканым юк. Узган ел улым катнашасы килүен әйткән иде, кызганыч, фотолар юк. Әтинең – ике, әнинең бер абыйсы сугышның беренче көн­нәрендә үк сугышка чакырылалар. Әти сөйли торган иде: ике улы бер көндә сугышка чыгып киткән көнне бабай төш күргән. “Малайларның берсе кире кайтмас, ахры, капкабыздан ике айгыр уйнаклап чыгып китте, берсе генә кире кайтты”, – дигән. Чыннан да, абыйларның берсе хәбәрсез югала, икенчесе исән-сау кайтты, мин әле аңа читкә хатлар язганымны хәтерлим. Берничә ел элек Габидин абый­ның немец лагеренда 1941 ел­ның 31 декабрендә атып үте­релгәнлеге турында военкоматтан аның туып кына калган кызына – безнең туган апабызга хәбәр иттеләр. Әти инде күптән вафат иде, бу хәбәрне ишетә алмады. Әнинең абыйсы Мәлик абыйга да яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган. Ирем­нең әтисе ягыннан бабасы да сугышта һәлак булган. Әти-әни сөй­ләгәннәрне исемдә тотарга, улларыма сөй­ләргә тырышам. Коръән ашларында да аларны гел искә алабыз. Альбина КЫЯМОВА, Казан шәһәре Думасы депутаты: – Узган елдагы кебек үк бу чарада быел да актив катнашачакмын. Безнең “Яшь гвардия” хә­рә­кәте чараны оештыручылар рәтен­дә. Минем өчен 9 Май – үзгә бәй­рәм. Каһарман ветераннарыбызга, бабайларыбызга бәхетле балачак, аяз күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт хисләре әйтеп бетергесез. Сугыш җиле безнең гаи­ләне дә читләтеп үтмәгән. Бабаем миңа биш яшь булганда вафат булды. Шуңа күрә аның сөйлә­гәннә­рен начар хәтерлим. Тик аны беркайчан да онытканым юк. Бабабызны һәр бәйрәм саен искә алабыз. Илнар НИЗАМИЕВ, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты: – Авылдан бакча эшләрен бетереп килгәч, катнашырга исәп, Алла боерса. 1 майда туган авылым Бичерге авылына кайткач, зиратка барып әти-әни, әби-бабай каберләрен чис­тартып буядык. Шунда төпчек абыйлардан сораштым. Безнең Гәбдерәшит бабай фин һәм Бөек Ватан сугышларын кичкән кеше икән. Тик менә аның кайларга эләгүен, нинди батыр­лык­­лар кылуын, кызганыч, белеп бетермим.   “ВТ” кайнар линиясе   Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ” кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.   Мәҗбүр итә алалармы?   Фатирыбызны газ казаны белән җылытабыз. Бер­көнне газ оешмасында эшләүчеләр, шул казанга хез­мәт күрсәтер өчен ике арада килешү төзергә кирәк, дип килделәр. Әле шактый гына суммада акча да тү­ли­се икән. Мин бу килешүне төзергә тиешме? Чөнки казан ватыла калса, барыбер бар кирәк-ярак запас часть­ларын үзеңә аласы. Мине мәҗбүр итә алалармы? Гүзәлия   Газ казанына техник хезмәт күрсәтәбез дип, ки­лешү төзергә мәҗбүр итү ти­еш түгел. Ә менә газ бе­лән тәэмин итү буенча ки­ле­шү төзеп куйсагыз була. Берен­чедән, сез киләсе көн­гә ышанычлы буласыз, икен­чедән, куркынычсызлык ка­гый­дә­лә­ре буенча да газны гел тикшереп торырга ти­ешләр. Сез үзегез өчен генә түгел, йорт­та яшәүче тагын бик күп кешенең гомере өчен дә җавап бирәсез. Шулай да сез­гә үзегезгә хезмәт күр­сә­тә торган оешмага барып, хәл­гә ачыклык кер­тер­гә кирәк.   Миңа да язасымы?   Йортыбызны ирем исеменә яздырттык. Ирем нотариуска барып, балаларыбыз исеменә васыятьнамә язмакчы иде. Әмма аны борып җибәргәннәр. Мин дә васыятьнамә язарга тиеш икән. Бу акча эшләүгә кайтып калмыймы? Гөлшат. Биектау   Нотариустагылар дө­рес әйткән. Ир белән ха­тын­ның бергә тапкан малы, кем исеменә язылуга ка­ра­мас­тан, аларның ур­так мөл­кәте булып санала. Ул үзенә тигән өлешен ге­нә мирас итеп бирә ала. Ә сез үз өле­шегезне бирергә хокуклы. Шуңа күрә нотариуска ике­гезгә дә барырга кирәк.   Икесе дә эләгәме?   Быелның июнь аенда укып бетерәм. Диплом алам. Шул ук вакытта декретка китәр вакытым да җитә. Эшемнән ике төрле ял акчасын да ала аламмы? Юк икән, кайсы отпускамны алырга киңәш бирәсез? Ландыш   Беренчедән, сез укырга китү буенча гариза язып, шуның өчен ял алырга хокук­лы. Бу хакта җитәкче­гезгә гариза язуыгыз кирәк. Икен­чедән, авырлы хатын-кыз­ларга болай да больничный кәгазенә нигез­ләнеп ял би­релә. Ул 70 көн дәвам итә. Әгәр берничә бала көтәсез икән, ял 84 көн исәпләнә. Шулай ук бала тапканнан соң да 70 көн ял каралган. Өзлегүләр булганда, 86 көн, әгәр ике яки өч бала тапсагыз, 110 көн исәплиләр. Бу көннәргә пособие түләнә. Ә менә бер эштән ике тапкыр отпуск алып, аны ике тапкыр түлә­тә алмыйсыз. Үзе­гез сайлаганы буенча гына акча исәпләнә. Әгәр инде укуыгыз берничә атна алдан башлана икән, бу очракта сез башта уку өчен ял аласыз, аннары декретка китәсез.   Хатаны кем төзәтә?   Паспортта хата киткән. Фамилиямне дөрес язмаганнар. Ярый ла вакытында күреп алдым. Паспортымны алыштырып кайтырга өлгердем. Әмма СНИЛСны үзгәртергә башыма да килмәгән. Хәзер уйга калдым. Нишләргә соң? Аны төзәттермичә генә булмасмы? Алсу   Әлбәттә, хаталы документлар тора-бара кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шу­ңа да хаталарны вакытында бетерсәгез, хәер­ле­рәк булыр. Үзегезнең йө­ри­сегез кил­мәсә, эш урынындагы хисапчыга яки кадр­лар бүлеге башлыгына мө­рәҗәгать итә аласыз.   Ял алып буламы?   Декретта килеш тагын бер бәби алып кайтырга булдым. Беренче балам белән утырган ял вакыты бетә дә, икенчесенә башланачак декретым тоташырга унсигез көн тулмый кала. Бу көннәрне эшкә чыкмыйча, җитәк­чем­нән үз хисабымнан ял сорамакчы булам. Миңа рөх­сәт итәрләрме? Үз хисабыннан ялны кемнәргә бирәләр? Ленара. Кукмара   Эшкә чыгып тору-тор­мау мәсьәләсен сез җи­тәк­чегез белән килештерә ала­сыз. Кадрлар бүлегенә кереп, кулланмаган ял көн­нәрегез бармы-юкмы икә­нен тикшертеп чыгыгыз. Авырлы кешене үз хисабына ялга җибәрмәү турында бернинди карар да юк. Әлеге категория ке­ше­ләргә үз хисабына ял бирергә тиешләр: – сугышта катнашкан ке­шегә – 35 көн; – пенсия яшендәге хез­мәт­кәрләргә – 14 көн; – ике эштә эшләүче­ләр­гә төп хезмәт урыныннан отпуск алган вакытта ял бире­лә; – хезмәт иткәндә яки хезмәт вазыйфаларын баш­карганда һәлак булган ке­ше­ләрнең ире-хатыны яки әти-әнисенә – 14 көн; – инвалид кешеләргә – 60 көн; – баласы туган яки якын кешесе үлгән хез­мәткәр­ләргә – 5 көн; – югары уку йортларын­да белемен күтәрүче яки укуын дәвам итүче хезмәт­кәрләргә 10 көннән 4 айга кадәр бирелә. Моңа укырга керү, диплом яклау, аттес­тация узу вакытлары керә.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев