Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Халыкара театр көне

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Халыкара театр көне уңаеннан котлавы

Кадерле дуслар! Театрын сәнгатен яратучыларны, Татарстанның профессиональ һәм үзешчән театр коллективларын Халыкара театр көне белән тәбрик итәм! Татарстан Республикасы – Россиянең иң зур театраль үзәкләренең берсе. Ул үзенең уникаль театр культурасы белән формалар һәм жанрлар төрлелеген тәкъдим итә. Биредә профессиональ коллективлар гына түгел, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итүче яшьләр дә җәлеп ителгән. Республикабызның театр тармагы уңышлары елдан-ел арта гына бара. Татарстан театр коллективлары, актерлары һәм режиссерларының осталыгы Хөкүмәт бүләкләре, Халыкара һәм Бөтенроссия театр фестивальләре һәм конкурсларында җиңүләр белән билгеләп үтелә. Татарстан театр казанышларының соңгылары рәтендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академик театрына Россия Федерациясе театр сәнгате үсешенә кертән өлеше өчен Ф.Волков исемендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе, театрның баш режиссеры Ф.Р.Бикчәнтәевкә “Россия театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен” 22нче Халыкара Станиславский премиясе бирелүне әйтеп узарга кирәк. Узган ел республика театрларында рекордлы санда яңа спектакльләр куелды. Бары дәүләт театр коллективлары тарафыннан гына да 70 яңа әсәр сәхнәләштерелде, аларның 27се - балалар өчен. Яңа спектакльләр саны артуга Татарстанның 11, шул исәптән ике муниципаль театрның “Кече шәһәрләр театрлары” һәм “Театрлар - балаларга” дигән ике федераль проектта катнашуы ярдәм итте. Әлеге проектлар театрларның иҗади эшчәнлегенә булышу һәм репертуарны яңарту өчен шартлар тудыруга йөз тота. Бу көннәрдә “Алтын битлек” Россия илкүләм театр премиясе язмышы хәл ителә. Анда безнең театр коллективлары да катнаша. Без аларга җиңү һәм һөнәри уңышлар телибез. Бүген тамашачыларга сәнгати һәм зәвыкъ тәрбиясе бирү институты, җәмгыятьнең рухи байлыгын һәм кешелеклелеген  үстерү трансляторы буларак театрга  аерым игътибар бирелә. Театр тамашасы тууга катнашы булган һәркемгә театр сәнгатенең югары бурычы турында истән чыгармаска, аның идеаллары һәм профессиональ традицияләренә тугры калуыгызны телим. Ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм дуслык, сүнмәс иҗат рухы, һөнәри уңышлар Сезгә!
mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев