Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Халыкара бала көне билгеләп үтелә

Һәр елны 20 нче ноябрьдә Халыкара бала көне (Universal Children's Day) билгеләп үтелә, дип яза Calend.ru - Истәлекле көннәр календаре. 1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән. БМО Халыкара бала көнен билгеләп үтү милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытыр, дигән уйдан чыгып эш итә. 20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле. Исегезгә төшерәбез, Халыкара балаларны яклау көне һәр елны 1 нче июньдә билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Calend.ru Истәлекле көннәр календаре.      
Татар информ
Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев