Бүген Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең юбилей кичәсе узачак
Илтөзәр 1995 елда Казан сәнгать һәм мәдәният институты әзерләп чыгарган беренче драма артистлары курсыннан. Камал театрына алар төркеме заманында Щепкинчылар кебек зур бер төркем булып килеп керделәр.
Алар төркеме өчен махсус куелган спектакльләрнең берсе – «Җанкисәккәем»нең премьерасы моннан 21 ел элек - 1995 елның 27 октябрендә булган. Спектакль әлегәчә зур уңыш белән бара. Туфан Миңнуллин иҗат иткән Шүрәлеләр Тукай әкиятендәге Шүрәледән аерылып торалар. «Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр», диелгән спектакльнең аннотациясендә. Илтөзәр татар сәхнәсендә 21 ел дәвамында урманның иң интеллигент Шүрәлесен уйный.
«Татар-информ» Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең юбилей алды уйлануларын тәкъдим итә.
- Илтөзәр, юбилей ул - уйлану, хезмәтеңә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясау дип аңлыйм, дөресен генә әйткәндә, 50 яшенә бөтен кеше дә башкаларга күрсәтерлек иҗади багаж белән килми, хәтта артистлар да (эстраданы искә алмыйк, алар аерым категория). Кыскача гына 50 яшьлек ир-атның һәм артистның уйланулары, иҗади багажы турында.
- Багаж дип инде... Мин үземне 50дә итеп хис итмим. Багаж барлый башласам, туктадым шикелле була, әле алай дия алмыйм. Юбилей ул гомерем бушка, корыга узмыймы, ялкауланып үткәрмимме мин аны дип артка әйләнеп караудыр. Юбилейны зур вакыйга итеп уздырырга ниятләмәгән дә идем. Әмма баш режиссерыбыз Фәрит Рәфкатевич юбилей кичәсе ясарга тәкъдим итте. Без бит аның беренче эксперименталь төркеме идек. Мин – бу курсның беренче юбиляры булып чыктым. Тамашачы белән бергә билгеләп үтик инде дип тәкъдим иткәч... мин бит кешегә юбилейлар әзерләп өйрәнгән. Театрның 100 еллыгын, Туфан Миңнуллинның икеме-өчме юбилеен, Равил Шәрәфиев юбилейларын әзерләгән идек. Программа төзи башлаган идем, шактый материал килеп чыкты. Шулай итеп кешегә юбилей ясый-ясый, үземнекенә дә килеп җиткәнмен.
- Туфан Миңнуллин (1935 елгы) дигәннән, параллель китерергә мөмкин – ул да үз курсының иң өлкәне иде, юбилейлар чираты аның кичәсе белән башланып, Әзһәр абый Шакиров (1940 елгы) кичәсе белән төгәлләнә иде. Туфан абый бөтен Щепкинчыларның лидеры булган кебек, Илтөзәр, син сезнең эксперименталь курста иң өлкәне. Казанда бер югары белем алып өлгергән тәҗрибәле кеше яңа мәктәп эскәмиясеннән торып килгән балалар өчен “кайгыртучан ата” булгансыңдыр инде, шулаймы?
- Укыганда шулайрак иде, хәзер инде бөтенебез дә олы. Укуыбыз бик авыр үзгәреш заманнарына туры килде. Мин чыннан да төркем өчен җаваплылык тоя идем, алар өчен бераз тәрбияче кебегрәк диимме. Хәтта тулай торакта артыграк шауламасыннар, вахтердан эләкмәсен дип тә кайгырта идем. Соңрак бетте инде ул, һәркем үз дөньясында яши башлады, минем артык кирәгем калмады. Ә шулай да без бер-беребезгә шулкадәр якын икәнбез. Мин моны юбилей әзерләп йөргәндә аеруча аңладым. Мин алардан ярдәм, теләктәшлек тоям. Бу мине бик сөендерә.
- Син сәхнәгә ураурак юллар белән килдең, ике югары белемең бар...
- Өч.
- Монысы яңалык. Димәк, соңрак артист Илтөзәр тагын укып йөргән.
- Әйе, сигез ел элек мин психолог белеме дә алдым бит әле. - Ни өчен нәкъ менә психолог?
- Багаж дидең бит әле. Шушы багаж белән бәйләп аңлатсам, кеше кылган гамәлләрем дөресме дип уйлана инде ул. Психология бүлеген тәмамлаганнан соң “психолог” дип язылган очраган бер ишекне ачып кермәячәгемне аңладым. Шәһәрдә ике яхшы психолог бар икән, димәк, инде ул психологлы шәһәр. Артыграк була алмый. Мин психолог булып эшләр өчен түгел, белер өчен укыдым. - Озак еллар телевидениедә иртәнге тапшыруда эшләдең. Телевидениедә эшләү акча китерми, мине танысыннар дигән мохтаҗлыгың юк, эшсезлектән интекмисең, синең проект өстенә проект. Нинди максатлардан эшләдең син анда?
- Татарстан телевидениесенең «Яңа гасыр» булып ачылган чагында - 2002 елда берничә артистыбыз телевидениегә күренергә бардык. Театр директоры белән баш режиссер үзләре әйтеп алып баргач, киттек инде. Мәрхүм Фирдәвес Хәйруллинаның: «Һава торышлары укырга булса, зинһар, мине йөртмәгез инде» дигәнен хәтерлим. Мине эшкә чакыргач та, ни өчен эшлим дип уйланмадым, бары тик мин булдыра алырмынмы, дидем. Эшли башлагач, үземнең бик күп кимчелекләремне күрә башладым. Үземне үзем карап, кимчелекләремне төзәтә идем. Баштарак, әнием исән чакта, аның хакына да эшләгәнмендер. Авылда ул карый иде, минем белән горурлана иде. Аннары эфирда бергә эшли торган Гөлназ Рәхмәтуллина җибәрмәде, бөтенесен үзем язам, эшлә генә, дия иде. Мине телевидение аша белгән тамашачым урамда дәшкәнгә өйрәндем.
Туганнарым күп булмагач, тамашачым туганнарым кебек була башлады. Кызым белән поликлиникага барсам да, инде сменасы бетеп китеп бара торган табип, мине танып, кире кереп, кадерләп баламны карый башлый. Шушы кешеләр арасында җаваплылык барлыкка килә. Ә бит минем белән эшләү җиңел түгел, мин үземә дә, башкаларга да таләпчән. Әйтик, хезмәттәшләремне дә, аеручы яңалык хезмәтендәгеләрне логик басымны дөрес куярга өйрәтә идем. Миңа балачактан ук радиодан үзем тыңлап үскән дикторлар өлге булып тора. Телевидение – минем татар теле алдындагы бурычым кебек иде. Китеп тә карадым, тагын чакырып алдылар. Миләүшә Ләбибовна: «Син булдырасың бит, Илтөзәр, син дөрес сөйлисең, син кеше ишетергә теләгәнне әйтә беләсең», - дип, көйләп тора иде. Кыскасы, Айтуганова белән бергә килдем, бергә киттем булып чыга инде... Минем төп эшем – театр.
- Син киттең, ә логик хаталар калды...
- Логик басымны дөрес ясау өчен нәрсә турында сөйләгәнеңне аңларга кирәк. Кеше логик хаталар ясый икән, димәк ул үзенең нәрсә турында сөйләгәнен аңламый, үзенең нәрсә турында сөйләгәнен аңламыйча халыкка мәгълүмат җиткерә.
- Илтөзәр, язучылар, артистлар милләтебезнең йөзек кашлары. Аларның иҗат кешесе булуы җитәме, әллә алар җәмгыятебездә барган төрле хәлләргә карата үз фикерен әйтә ала торган җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиешләрме?
- Бөтен җәмәгать эшлеклесе булып йөрүчеләр дә чынлыгында алай түгел бит. Күбесе хаклык өчен түгел, власть өчен көрәшүчеләр. Нәрсә булса да, ахырынача барам диючеләр нәрсәгәдер ирешә ала. Башкарып чыгу рычагларың юк икән, башламавың хәерлерәк. Синең җиңелүең зуррак зыян китерә. Хискә генә таянып көрәшү дуамаллык, акылга таянып көрәшергә кирәк. Пәйгамбәрләр күп булмый.
- Син дә бала үстерәсең, мин дә бала үстерәм. Алар русча сөйләшә...
- Мин бит Зиләне русча сөйләшергә бер ел өйрәттем. Интектем мин ул укый башлагач. Башкалар, әйтик, мәсьәләне укый да чишә башлый, минеке башта русчага тәрҗемәләп аңларга тырыша иде. Шуны истә тотыгыз дип әйтеп тә карадым, әмма мәктәпнең аңа исе китми икән. Баланың русча белмәве дә горурлык түгел, бөтенесен белергә кирәк. Татар теле белән инглиз теленнән проблема юк, рус теле әлегә «дүрт»ле.
- Димәк, сезнең гаиләдә татар теле проблемасы юк. Ә мин синнән “Татар теленең киләчәгенә өметең бармы?” дип сорамакчы идем.
- Уйланам мин ул хакта. Мәктәптә татар теле дәресләре булганга күрә биш көнлек укуга сыеша алмаганлыктан, рус теллеләрдә ризасызлыклар туу да безнең файдага түгел. Мин бу хакта болайрак уйлыйм. Әйтик, мәктәптә рәсем, музыка дәресләре укытыла. Ә бит бала рәссам, музыкант булырга хыялланса, өстәмә белем алырга музыка, рәсем сәнгате мәктәпләренә бару зарур. Мәктәп кенә боларны барыбер биреп бетерә алмый. Менә шушы музыка белән рәсемне бөтен балаларга да татар телендә укытсаң, ә?! Телне укырга кызыграк булыр иде – «ике куянны бергә атар идек». Яулап алынган татар теле сәгатьләрен югалтырбыз дип куркалар. Нишләп югалсын! Миңа калса, бөтен кеше канәгать булыр иде.
- Ә тел киләчәге дигәннән...
- Бу темага мин бик борчылам. Элек Казанда татарча укытучы бер мәктәп бар иде, ә татарча сөйләшүчеләр күп иде. Ул чакта татарча сөйләшүче авыл халкы булган. Радиодан камил татар теле яңгырый – Камал Саттарова, Мәрьям Арслановалар ничек матур итеп сөйлиләр иде. Редактор да Лена Шагыйрьҗан кебекләр иде. Язучылар бит алар академиклар дәрәҗәсендә акыллы һәм шул акылны халык өчен камил итеп язып бирә торган кеше булырга тиеш. Лена Шагыйрьҗан байрак күтәреп урамда йөрмәсә дә, матур язуы белән телне саклады. Мин аның китапларын укып телнең матурлыгына сокланам.
- Илтөзәр, син классик әсәрләрне төгәл уйнасаң да, бүгенге драматургларны уйнаганда үзеңне бик иркен тотып, үзең бер спектакль ясап уйныйсың...
- Кайчакта әйтәсе килгәнне образ исеменнән әйтеп җибәрсәң, кешене үпкәләтмичә үткәреп җибәреп була. Бу үзенә күрә бер карнавалдыр.
-Бу бәлки драматургның эшләп җиткермәвен төзәтүеңдер дигән идем.
- Тәрҗемә әсәрләрен уйнаганда, элек ишетеп үскән, канга сеңгән дөрес татар телем текстны үзе редакцияли. Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Халыктан да остарак булырга тырышырга кирәкми.
- Хөршидә белән Мөршидә дуэтын искә алмасак, синең образың тулы булмас ул. Турыдан-туры әйтеп булмаганны исерекләр, тилеләр аша әйттерү совет заманнарыннан калган инде. Илтөзәр әйтә алмаганны әбиләр әйтәме? Бу әбиләр дуэтының киләчәге бармы?
- Күреп торасың, хәзер әбиләр аша әйттерү дә кыенлаша башлады. Авылда бик шат күңелле әбиләр була, алардан җор сүз чыга. Җор телле кеше янына башкалар җыела, бу бит инде театральлек. Татар театр ярата. Халык яратканны эшли аласың икән – бик әйбәт. Әбиләр авызыннан әйттерү үтемлерәк тә. Ә киләчәге дигәннән, белмим, беркөнне Радик Бариев бик гарьләнде. «Җанкисәккәем»не уйнаганда бер тамашачы: «Әнә, Хөршидә белән Мөршидә чыкты» дип чын күңеленнән кычкырып җибәрде. Радик «Туктыйк», ди. Мин башта килешкән кебек идем, хәзер уйлап куйдым: «Алар сине спектакльдән соң «Хөршидә» дип озатмасыннар, ә танулары начар түгел».
- Авылың турында да сорыйм әле, Илтөзәр. Нигезең калмады инде – авылда бушап калган йортыңны сатырга туры килгәндә ничек борчылганыңны яхшы хәтерлим. Ул вакытта әле яшь идең, олыгая башлаганда авыл сагындырмыймы? Авылыңа кайтып өй салу кебек уйлар килмиме?
- Гастрольләргә Рәшит абый Шамкай белән бергә керергә туры килә иде. Ул бик кызык кеше, кет-кет көлә дә, шулкадәр кирәкле әйберләр әйтеп куя. “Энем, син авылыңны ник сагынасың – әниең исән булганга”, дигән иде ул. Чыннан да, мин әниле авылны сагынам икән. Әни булмагач, кайтсам да, тизрәк китәсем килә. Әни юксындыра, мине дөньяга китергән кешем юк анда - дөнья ишеген ачып чыккан капкам ябылган.
- Матур әйттең! Беркөнне залда синең белән бер рәткә утырып хатының Ләйсән уенын карарга туры килде. Син аны без караганча артист итеп карыйсыңмы, әллә башкачаракмы?
- Мин Ләйсәнгә «И Ходаем, нишләр инде!» дип аның өчен борчылырлык итмәгәне өчен рәхмәтлемен. Мин аны рәхәтләнеп тамаша кылам, аны карап ял итәм. Ул миннән остарак.
- Ә ул сине нинди хисләр белән карый икән?
- Борчыладыр. Хәер, мин дә борчылырлык сәбәпләр бирмим кебек.
- Әңгәмә өчен рәхмәт, Илтөзәр! Алга таба да уңышлы рольләр, кызыклы проектлар телим.
Сүз уңаеннан, Илтөзәр белән Ләйсәннең өлкән кызлары Ләйлә урта мәктәпне тәмамлап, музыка һәм рәсем сәнгате буенча укый. Казанның 18нче мәктәбенең 8 нче классында укыганда менә мондыйрак инша язган ул: «Миңа еш кына, син дә артистка булырсың инде диләр. Ләкин мин бу хезмәтнең чәчәк бәйләмнәре артында ниләр яшергәнен бераз чамалыйм. Тамашачының бер алкышы өчен әти-әнием айлар буе хезмәт түгә, мине сагындырып гастрольләрдә йөри, аларның хәтта авырырга да хаклары юк, кеше бәйрәм иткәндә дә алар хезмәт куя. Мин шулар турында уйланам. Тик әлеге кыенлыкларга да карамый, үз хезмәтләреннән ләззәт алалар икән – димәк бу профессиядә нидер бар. Димәк шул «нидер»не күрә алу һәркемгә дә бирелми. Башкалар күрә алмаганны күрү – талант шулдыр?! Эчемнән генә горурланып уйлап куям: мин бит Татарстан Республикасының атказанган ике гражданины баласы! Шулай булгач, мин дә республикамның атказанган баласы булып чыгам! Сүземне җитдирәк итеп дәвам итсәм, мөгаен, әти-әнием юлын сеңлем Зилә дәвам итәр. Хәзердән үк чыгыш ясарга җай гына эзләп йөри, публика белән идарә итәргә ярата. Милли сәнгатебез дәрьясында алынмаган үрләр әле бихисап. Шуларның берсе, (ә бәлки берничәсе!), һичшиксез Зиләнеке булачак!”
Мөхәммәтгалиев Илтөзәр Әзһәр улы. Татарстанның атказанган артисты (2012). 1966 елның 16 апрелендә Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туа. 1989 елда Казан химия-технология институтын, 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, Татар академия театрына кабул ителә. Шулай ук, институтта актерлык осталыгы буенча ассистент-педагог булып эшли. Пьесалар тәрҗемә итә. Хатыны, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова белән ике кыз үстерә.
Төп фотода - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев "Йөзек кашы" спектаклендә Техник ролендә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев