Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улының туган көне

19 июнь  – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт һәм Республиканың М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улының туган көне. Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1988, Татарстанның халык артисты — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 2000, Россиянең атказанган артисты - 2013
Артист. 1950 елның 19 июнендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа.1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМИК, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре:  Педро — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик Рәүф — «Ике килен-килендәш» Х.Вахит Дионис — «Ташлама утны, Прометей!» М.Кәрим Ялчыгол — «Ай тотылган төндә» М.Кәрим Максим — «Һаваларда йолдыз» М.Горький буенча Шәйхел — «Татар хатыны ниләр күрми» Г.Ибраһимов буенча Закир, Сираҗетдин — «Банкрот» Г.Камал Тукай — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин Бостон — «Ахырзаман» Ч.Айтматов Бәдри — «Галиябану» М.Фәйзи Әхмәтҗан — «Зөләйха» Г.Исхакый Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов Гаделша — «Су төбендә сөйгәнем» З.Хәким Субра — «Идегәй» Ю.Сафиуллин Задорожный — «Урланган мәхәббәт» И.Франко Диоген — «Баскетболист» М.Гыйләҗев
Хөрмәтле Илдус Хәнифович, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев