Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Дөньякүләм укытучылар көне

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Дөньякүләм укытучылар көне — барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көнне укытучыларның укыту барышындагы ролен һәм хезмәтен, шулай ук җәмгыять үсешенә керткән өлешен билгеләп үтәләр. Россиядә 1994 елдан дөньякүләм календарь буенча Укытучылар көне 5 октябрьдә бәйрәм ителә, аңа кадәр ул октябрьнең беренче якшәмбесенә туры китереп үткәрелде. Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Украинада ул әле дә шулай. Үзбәкстанда исә Укытучылар көне 1 октябрьдә бәйрәм ителә, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Эстония, Россия кебек илләрдә – 5 октябрьдә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев