Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары гражданнарны кабул итә

12 декабрь көнне сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Күп кенә министрлыкларның рәсми сайтларында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне турында мәгълүмат бирелгән, министрлык компетенциясендә булган юнәлешләр билгеләнгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының компетенциясенә билгеләнгән тәртиптә хезмәт белән хәл итү идарәсе, хезмәт өчен түләү һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу, хезмәтне саклау идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә оештыру эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү керә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Министрлыкта гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев