Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген чит илләрдәге россиялеләргә саграк булырга кирәк - РФ Чит ил эшләре министрлыгы

РФ Чит ил эшләре министрлыгы чит илләрдәге россиялеләрне бүген, 30 сентябрьдә, аеруча сак булырга чакыра һәм җәмәгатьчелек урыннарына бармаска өнди, бу Россия һәм аның гражданнарга оештырылырга мөмкин һөҗүмнәрдән саклануга юнәлтелгән кисәтү, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.

"Мәскәүдә кайбер оешмаларның (шул исәптән ислам оешмаларының) бүген, 30 сентябрьдә, "Бөтендөнья ачу чыгару һәм каршы килү көнен" үткәрергә әзерләнүенә игътибар иттеләр. Әлеге чара Алепподагы хәрби хәрәкәтләргә каршы юнәлтелгән", - диелә хәбәрдә.

"Шул нисбәттән чит илдә булучы яисә анда яшәүче россиялеләргә саклык чаралары куллану, "ачу чыгару һәм каршы килү" аларның куркынычсызлыгына һәм дәрәҗәсенә янарга мөмкин булган чараларга бармаска киңәш ителә", - дип өстәгән чыганак.

Чит ил эшләре министрлыгында әлеге чараның кайбер илләрдә экстремистик төс алып, Россия һәм аның гражданнарына карата провокация рәвешендә кулланылырга мөмкин булу ихтималын инкарь итмиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев