Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә

Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар кылына. Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә. Calendar.ru сайты билгеләп үткәнчә, шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә.  Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Иң борынгы шигырь-гимннар безнең эрага кадәр XXIII гасырда ук иҗат ителгән. Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында, иҗади коллективларда зурлап билгеләп үтәләр. Шигырь укулар, иҗади очрашулар, яңа китап тәкъдим итүләр үткәрелә.
  • Бүген, 21 мартта, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?" дигән темага матбугат конференциясе оештырыла. Анда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты язучы Закир Әкбәров һәм "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова катнашыр, дип көтелә.
  • Вишневский, 10 адресы буенча урнашкан Үзәк китапханәдә 13:00 сәгатьтә шагыйрә, "Казан утлары" журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Гөлзадә Бәйрәмова белән әдәби очрашу узачак.
  • 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев