Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген башкалабызда "Киләчәк фәне" II халыкара конференция һәм "Киләчәк фәне - яшьләр фәне" II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы ачылышы узачак

Татарстанда Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны көтәләр. Бүген ул "Киләчәк фәне" II халыкара конференция һәм "Киләчәк фәне - яшьләр фәне" II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы ачылышларында катнашачак. "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында узачак тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

КФУда бу ике чарага бөтен дөнья фәнни бергәлекләреннән 1000ләп вәкил килүен көтәләр. Конференциядә һәм форумда катнашучыларның уртача яше - 30 дип хәбәр итә оештыручылар.

Форумның һәм конференциянең дүрт көне вакыйгаларга бай булачак. Катнашучыларга 320 фәнни проектны өйрәнергә һәм фикер алышарга туры киләчәк. Форум кысаларында пленар утырышлар, стенд докладлары, студентларның фәнни-тикшеренү эшләре, Бөтенроссия конкурсы финалчыларының конкурс эшләре презентациясе һәм яклаулар, лекцияләр көтелә. "Киләчәк фәне - яшьләр фәне" форумы 10 тематик секциягә бүленәчәк.

"Киләчәк фәне" конференциясендә катнашучылар заманча фән үсешенең яңа юнәлешләре буенча фикер алышырга, төрле өлкәләрдә тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә әзер.

Конференциядә «ВУЗПРОМФЕСТ» һәм «Ночь науки» III Бөтенроссия студентлар фәнни-техник фестиваленең сайлап алу турнирлары узачак дип хәбәр иттеләр Казан федераль университеты матбугат хезмәтендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев