Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бүген балаларыбызны яратырлык та мәхәббәтебез юк" - Җәлил хәзрәт Фазлыев

"Казан" милли мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды эшен башлады. Делегатлар "Гаилә, демография, милли тәрбия" дигән темага фикер алышты. Беренчеләрдән булып делегатлар каршында Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Ул дин һәм гаилә арасында бәйлелек, милләтне саклауда диннең роле хакында фикерләре белән уртаклашты. "Һәр сәламәт кеше гаилә корырга һәм үзеннән соң үзенә караганда бераз булса да яхшырак балалар калдырырга тиеш. Балалар, яшьләр начар, дип зарланабыз икән, монда яшьләрнең бернинди гаебе дә юк. Димәк, без – әти-әниләр, Аллаһы Тәгалә каршында икенче бурычны үтәмәгәнбез. Балалар безгә караганда яхшырак булырга тиеш", – дип сүз башлады ул. "Халык санын алуның нәтиҗәләрен карасагыз, ике исәпкә алу арасында русларның һәм татарларның кимүе күренә. Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә сүзләре бар: динен ташлаган кавемнең берсен дә Җир йөзендә тотмыйм, икенче хәерле кавем белән алыштырам дигән. Шуңа күрә милләтне саклыйбыз, дибез икән, безгә иманга кайтырга, дингә килергә, иманлы балалар үстерергә, динне сакларга кирәк", - ди Җәлил хәзрәт Фазлыев. "Бүген балаларыбызны яратырлык та мәхәббәтебез юк. Балаларга без бүген карьерага, эшкә комачаулый торган артык әйбер дип карыйбыз. Шуңа берне алып кайтканның икенче бала табасы килми, ике балалылар герой ана шикелле йөри. Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш", – дигән фикерен җиткерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев