Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бүген Аязымны төштә күрдем. Кап-карадан киенгән" - Нәкыя Гыйләҗева

Камал театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча спектакль чыгарды. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗев Камал театрында үз повесте буенча куелган спектакль чыгар алдыннан хатыны Нәкыя Гыйләҗеваның төшенә карадан киенеп кергән. "Бүген Аязымны төштә күрдем. Кап-карадан киенгән. Кара плащтан бүлмәдән килеп чыкты. Мине дә ачуланмый, сөйләштеме ул минем белән – белмим, белмим”, - дип Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева "Татар-информ" хәбәрчесенә төшен сөйләде. “Уяндым да, бүгенге спектакль барып чыкмаган алайса”, - дип уйлаган идем. Миләүшә Хабетдиновага шалтыраттым. Ул: “Телнең бетерелүенә борчыла Аяз абый”, - ди. "Дөрестән дә шулай, шуңа борчылып ята бугай", - диде ул елый-елый. 1, 2, 3 һәм 27 декабрьдә Камал театрының Зур сәхнәсендә татар прозасы һәм драматургиясе классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, инсценировка авторлары – Фәрит Бикчәнтәев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов.   https://www.youtube.com/watch?v=G1heqvsE9Xw   Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: архив prav.tatarstan.ru
kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев