Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Архангел зиратында атаклы драматург Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр куелды

Чара Кәрим Тинчурин һәм башка репрессия корбаннары рухына Казан шәһәре “Әл-Мәрҗәни” имамы Ансар хәзрәт Мифтаховның дога укуы белән башланды.

“Бүген татар халкы белән беррәттән башка милләт халыклары да әдипне зурлап искә ала. Аның тууына бүген 129 ел. К. Тинчурин исеме татар театры һәм драматургиясе, әдәбияты тарихында лаеклы рәвештә күренекле урын алып тора. Ул театрның нурлы байрагын күтәргән шәхесләрдән беренчесе булды. К. Тинчурин татар театрының үтә катлаулы, кискен борылышлы юлларында иҗат итеп, милли мәдәниятне үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән. Ул әдәбиятны классик драмалар, сатирик комедияләр, мелодрамалар белән баеткан күренкеле сәнгать осталары йолдызлыгында иң якты йолдызларның берсе булып тора”, - дип чыгыш ясады Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Харисов.

Сүзне К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов дәвам итте. “Белгәнебезчә, К. Тинчуринның алдагы елларда кабере билгеле түгел иде, ләкин 2013 нче елдан без аның каберенә дога кыла алу бәхетенә ия. Шулай ук аның исемендәге фестивальне алып барабыз. Хәзер фестиваль халыкара дәрәҗенә ия, шуңа күрә Кәрим ага тыныч ята аласың. Синең эшеңне дәвам итүчеләр, әсәрләреңә табынучылар бик күп”, - дип белдереде ул.

“Узган гасырның 30 нчы елларында яңгыраган чың хәзер дә чыңлый”

Чәчәкләр кую тантанасында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша да чыгыш ясады. Танылган артист драматургны 20 нче гасырның легендар режиссеры дип атады. “Марсель Хәким улы Сәлимҗанов без шәкерт чакта безне театр сәнгате белән таныштыру максатыннан К. Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәрен сайлап алды. Әлеге диплом спектаклендәге фразалар, андагы геройлар миңа һәм минем белән укыган шәкерттәшләремә хәзер дә артист хезмәтенең байрагын күтәреп барырга чын мәгънәсендә ярдәм итә. “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Назлы кияү” һ.б. әсәрләр чынлап та безне үз әсәрләре белән таныштырып тора”, - дип сөйләде ул. Артист К. Тинчуринның бөтен гомер юлы көз белән бәйле булганлыгын, аның тормышыннан билгеле бер даталар белән исбатлады. “Узган гасырның 30 нчы елларында яңгыраган чың хәзер дә булса чыңлый”, - диде ул.

“Хәзерге чорда да безнең күңелләрдә курку яши”

Чарада Г. Кариев исемендәге дәүләт театры директоры Мансур Зиннур улына бирелде. “Г. Камала, К. Тинчурин, Г. Кариев үзләренең әсәрләрен куркмыйча язганнар. Дөрес, алар уйламаганннарыр киләсе бер көндә татар халкының бөек шәсехләре буласыларын. Хәзерге чорда да безнең күңелләрдә курку яши. Хәзер К. Тинчурин дәрәҗәсендә әсәрләр язылмый да, куелмый да. Бу хәлне үзгәртү өчен эшләсәк иде. Алар сызган сызык буенча алга барырга язсын иде”, - дип сөйләде ул.

К. Тинчуринны искә алырга ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Аймәт Рәмис тә килде. “Кызганыч, репрессия дигән шомлы еллар безнең бик әдипләребезне алып китте. Бик күп әсәрләр тумый калды”, - дип белдерде ул. Шул шәхеләр арасында К. Тинчурин исеме дә булу бик аянычлы хәл булуын искәртте.

Кәрим Тинчурин язмышы: юбилейдан соң - төрмәгә

“1937 нче елда К. Тинчуринның 50 яшен бик зурлап уздыралар. 16 нче сентыбрь иртәсендә аны кулга алар. Аның бөтен шәхси, иҗат әйберләрен төяп алып китәләр. К. Тинчуринның хатыны Заһидә ханым нәрсәне яшереп кала ала шуларны өстәл асларына, кәнәфи асларына тиз-тиз яшерә. Соңыннан туганнары, дуслары һ.б. кешеләрдән күпме генә җәберләүләр күрсә дә, иреннән, фамилиясеннән баш тартмый; нинди генә авыр вакытлар кичерсә дә, иренең архивын саклый”, - дип сөйләде Кәрим Тинчурин театрының музей җитәкчесе Рузалия Галиәхмәт кызы Чабатова.

Аның әйтүенчә, К. Тинчуринны кулга алынуыннан соң озак вакыт бернинди хәбәр дә булмый. Бер ел эчендә К. Тинчуриннан бик тапкыр сораулар алына. Аны халык дошманы дип гаеплиләр, ләкин К. Тинчурин үз сүзендә каты тора. Барлык гаепләүләрне дә кире кага. Кыйнауларга да, бимазалауларга түзә, ләкин сүзеннән кире кайтмый. Бу вакытта Заһидә ханымга башта ирең ерак сөрелде дип, аннан соң 1947 нче елда рак авыруыннан үлде дигән ялган хәбәр ирештерәшләр. Чынлыкта исә, К. Тинчурин 1938 нче елның 14 нче ноябрь көнне 200 кеше белән сәгать бер тулып ун минутта бергә атыла.

Аклану

1948 нче еллардан башлап К. Тинчуринның хатыны Заһидә ханым иренең аклауларын сорап хөкүмәт органнарына хатлар яза башлый. Аның тырышлыгы белән 1956 нче елда К. Тинчурин аклана. Әдип исеме, аның әсәрләре халыкка кайтарыла. Озак вакытлар 200 кешенең атылганнан соң кая күмелгәне билегеле булмый. 2012 нче елда К. Тинчурин дәүләт драма театры директоры Фәнис Наил улы тырышлыгы белән К. Тиинчурин фестивале ачып җибәрелә. Шушы вакытта без дәүләт органнарына хатлар язып, К. Тинчуринның атылуы һәм кая күмелүе турында мәгълүмат язылган хатны алына. Бүгенге көндә К. Тинчуринны кулга алганнан соң барган тикшеренү эшләре, җәзалаулар турында мәгълүмат, ордерлар теркәлгән документларның копияләрен К. Тинчурин театры музеенда булдырыла. “Архивта документлар бик күп, эш калын һәм әлегә безгә барысын да ачырга әле рөхсәт ителмәде”, - дип аңлатты Рузилә Чабатова.

Тинчурин варислары юк, әмма Тинчурин нәселе яши

Хәзерге вакытта К. Тинчуринның туры варислары юк, әмма Тинчурин нәселе әле дә исән. “К. Тинчуринның барлык матур әсәрләре Заһидә ханым белән кавышкач языла. Алар бергә 18 ел гомер итә. Ташкентка гасттрольләргә чыккан вакытта Заһидә ханым авырлы була. Шушы вакытта ачлыктан ул баласын югалта. Заһидә ханым мәңгелеккә хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм кала. Аларның туганнары төрле җирләрдә бар. Ростов-Доннан безгә Фәрит абый Тинчуринның килгәне бар. Ул ел саен фестивальдә катнаша иде, бары быел гына килә алмады. Бездә аның Тинчуринны ясап килгән портреты да саклана. Шулай ук ике ел элек безнең артистларыбыз Санкт-Петербургка гастрольләр белән баргач, алар К. Тинчуринның туганын Сания ханымны күреп кайттылар. Ул безгә истәлек программа бүләк иткән иде”, - дип сөйләде Рузилә Чабатова.

Тинчурин исемен мәңгеләштерү: бюст, мемориаль бүлмә һәм Тинчурин фестивале

Киләсе елда К. Тинчуринның тууына 130 ел булачак. Шушы уңайдан театр хезмәтләрләре тырышлыгы белән К. Тинчурин паркында аның бюстын булдыру һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры бинсында мемориаль бүлмә ясау планлаштырыла.

14 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге VIII халыкара милли драматургия театр фестивале үз эшен башлап җибәрде.

Чәчәкләр кую тантанасыннан соң К. Тинчурин дәүләт театры директоры фестивальгә мөнәсбәтле фикерләре белән уртаклашты. “Кичә сезон рәсми башланып китте. Бүген исә, гадәттәгечә, К. Тинчурин күмелгән каберлеккә чәчәкләр кую чарасы оештырылды. Бүген безнең кич белән үзебезнең спектакль була. Көндез Дагестанның “Даргин” театры киләчәк. Шулай ук башка театрлардан да вәкиләр көтелә. Көндез дә, кич тә бездә ике спектакль тәкъдим ителеп барачак. Фестиваль 21 нче сентябрь дә ябу тантанасы белән тәмамланачак”, - белдерде ул.

Быел тамашачыларны төрле яңалыклар көтә. “Безнең бу фестивальгә Бишкек театры, Дагестан театры, Мари театры махсус шушында килү өчен аерым спектакльләр куйды. Башка фестивальләргә караганда быел үзгә составлар килә”, - дип аңлатты Фәнис Мөсәгыйтов.

Аның фикеренчә, мондый фестивальләрнең әһәмияте бик зур. “Милли драматургия фестивале башка бер җирдә дә юк. Һәрбер театр үзенең милләтенең үзенчәлекләрен күрсәтә торган спектаклләр алып килә. Биредә без аларның тәҗрибәләре белән танышабыз, сәхнәдә ничек эшләүләренә игътибар итәбез. Алар белән аралашып, безнең артистлар үзләренә күп яңа белем ала. Шулай без дә үзебездә булган белән уртаклашабыз”, - ди ул.

Кәрим Тинчурин (15 сентябрь 1887—1938) - язучы, актер, драматург һәм прозаик, татар профессиональ театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе. Быел аның тууына 129 ел булды. Тинчурин “Йосыф белән Зөләйха“, “Сакла, шартламасын! (1918), “Американ“ (1923), “Җилкәнсезләр“ (1926), “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ һ.б. бик күп әсәрләр авторы. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев