Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген "Арча якташлыгы" оешмасы егерме еллыгын бәйрәм итә

Бүген, 6 апрельдә, "Арча якташлыгы" оешмасы егерме еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур концерт-тамаша була. Бу хакта элегрәк "Арча якташлыгы" оешмасыннан хәбәр итүләренчә, очрашу концерты бер генә көн булачак. Концерт-тамашада Арча төбәгендә туып үскән җырчылар, шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре катнашуы көтелә. Аерым алганда бу кичтә сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Габделфәт Сафин, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, шулай ук Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Нурзадә, “Кызлы йорт”, Илназ Гарипов, Фәрид Низамиев һәм башка танылган җырчылар якташлары хөрмәтенә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, театр фойесында халык сәнгате күргәзмәсе эшләячәк, дип әйтә оештыручылар. Концерт К.Тинчурин театрында 18 30 сәгатьтә башлана.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев