Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Будапешт шәhәрендә күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның "Йәгез бер дога" романы тәкъдим ителгән

Будапешт шәhәрендә Венгриянең танылган тәрҗемәчесе Арпад Голгоци тарафыннан тәрҗемә ителгән, күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез бер дога” романын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Татар әдәбияты өчен әhәмиятле булган бу чара Венгриядә яшәүче татарлар җәмгыяте, ”Әлифба”мәдәни–агарту үзәге hәм Россиянең Венгриядәге илчелеге ярдәме белән оештырылды. Чарага килгән күп санлы Венгрия журналистлары, иҗат әhелләре, Венгрия татар җәмгыяте әгъзалары ГУЛАГ төрмәсендә Аяз Гыйләҗев белән бергә газап чиккән Венгриянең талантлы тәрҗемәчесе Арпад Голгоцины тын да алмыйча тыңладылар.Ул күңел хәтирәләрен яңартып: ”Аяз белән сөйләшү, аралашу, фикерләшү безгә төрмәдә сынмаска ярдәм итте, көч бирде”, диде. Рус телен Арпад Голгоци ГУЛАГ та өйрәнгән,  шул елларда төрмә китапханәсендә рус әдәбияты белән танышып, аңа гомерлеккә гашыйк булган. Кичәдә 2015 елның мартыннан 2017 елның гыйнваренә кадәр Венгриянең Казан шәhәрендәге генераль консулы булып эшләгән Ференс Контор да чыгыш ясады. Ул Казанда КФУ ның филология hәм мәдәниятара багланышлар институтында Аяз Гыйләҗевның “Давайте помолимся” китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашучы журналистлар , галимнәр, иҗат әhелләре, студентлар легендар Голгоцины аягүрә басып кайнар сәламләгәннәрен искә төшерде. Тантанада Арпад Голгоци исеменә юлланылган Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салиховның, Татарстан пен-клубы президенты, Татарстанның халык шагыйре  Разил Вәлиевның рәхмәт хаты укылды. Кичәне Венгрия татарлары жәмгыяте рәисе, чараның төп оештыручысы Рита Хасанова алып барды.

Чыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев