Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Буаның 5 номерлы уку йорты Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән

Узган уку елында шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе коллективы уңыш арты уңышка иреште – уку йорты Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелде. Алар әлеге рейтингта республиканың барлык шәһәр мәктәпләре арасында 55нче, ә гомуми (шәһәр һәм районныкыларын да кертеп) баскычта 58нче урынны билиләр. Моннан тыш, быел уку йортына гимназия статусы бирелде, дип хәбәр итә "Байрак" газетасы.

Яңа исем белән аталу, республиканың иң яхшы мәктәпләренең берсе булу дәрәҗәләренә тырыш коллектив нәрсә бәрабәренә лаек булды соң? Директор Рамил Фәхретдинов әйтүенчә, укучыларның төп һәм дәүләт имтиханы баллары республиканың уртача күрсәткеченнән югары булган. Шулай ук бөтенроссия, республика, район олимпиадаларында җиңүләр шактый. Иҗади конкурсларда да, спорт бәйгеләрендә дә мәктәп укучылары күп тапкырлар призлы урыннар яулаганнар. Әлбәттә, мондый белемле, тырыш шәкертләрне әзерләүдә педагогларның өлеше зур. Аларның күбесе һөнәри осталыклары буенча райондагы коллегаларына үрнәк булып тора. Мәсәлән, Люция Исхакова рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча республика дәрәҗәсендә дә уңышларга иреште.

Әлеге уку йортының тагын бер яңалыгын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Быел Республика базасында федераль стажировкалау базасы оешкач, Татарстан Мәгариф һәм фән министры боерыгы белән Татарстанда 13 мәгариф учреждениесе стажировкалау мәйданчыгы итеп расланды. Алар арасында Буаның 5 номерлы мәктәбе дә аталды. Уку йорты хәзер база стажировкалау мәйданчыгы булып тора. Мәгарифне үстерүнең федераль максатчан программасын реализацияләү кысаларында мәктәп һәм район мәгариф идарәсе коллективлары быел җәй Пермь краеның Чайковский шәһәрендәге, Ульяновск өлкәсенең Цильна районы педагогларын һәм җитәкче хезмәткәрләрен укытып кайттылар.

"Ирешелгән уңышлар белән генә тукталмыйбыз. Алда торган бурыч – гимназия базасында өстәмә дәрестән соңгы дәресләр, түгәрәкләр оештырырга. Чөнки мәктәп урнашкан бистә шәһәр үзәгеннән ерактарак. Балаларга сәнгать һәм спорт мәктәпләренә йөрергә дә кыенрак. Хәзергә шәһәрнең 2 номерлы сәнгать мәктәпләре педагоглары бездә белем бирә башлады. Фортепианода уйнарга өйрәнү дәресләре кертелде. Соңрак калган төр шөгыльләнү дәресләрен дә оештырырга исәп. Кыскасы, гимназия балаларның белем алу йортына гына түгел, рухи һәм физик яктан үсеш алу үзәгенә әверелергә тиеш", - ди директор. Җитәкченең тагын бер хыялы бар – мәктәптә Горький тимер юлын өйрәнү музеен оештыру.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев