Буада күп миллионлы бурычы булганы өчен 53 яшьлек ир-атның кибетен саталар

Суд приставларының Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1963 елгы ир-ат 3 банктан кредит алган. Бүгенгә аның бурычы 4 миллион сумнан күбрәк, дип хәбәр тиә buinsk-tat.ru. Суд приставлары аның кибетенә арест салганнар. Кирәкле документлар әзерләнгәч, кибет сатылачак. Бу акча бер банкка гына булган кредитны түләүгә тотылачак. Бурычлы рәсми рәвештә беркайда да эшләми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: