Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Буада "Идел-Буа-Урал" I Бөтенроссия театр фестивале үткәреләчәк

“Татарларны театрлы иткән кешеләр – мишәрләр”, – диде Буа татар дәүләт драма театры җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев Буада “Идел-Буа-Урал” I Бөтенроссия театр фестивале ачылу уңаеннан “Татар-информ”га биргән интервьюсында. Ул фикерен дәлилләп, Габдулла Кариевны (Кулбай-Мораса), Кәрим Тинчуринны (Пенза мишәре), Фәтхи Бурнашны (Чувашия), Габдулла Шамуковны (Мәләкәс) һәм бүгенге татар театрының йолдызы Ренат Таҗетдиновны (Чүпрәле) мисал итеп китерде. “Мишәрләр үҗәт халык! Уйнаучылары, бәлки, татарлар да булганнардыр. Ашказарскийлар... Ә театрны зур әйбергә әйләндерергә, әлбәттә, мишәрлек кирәк. Монда бүтәнчәрәк уйларга кирәк, креативлык кирәк”, – диде ул. Сүзен дәвам итеп, Раил Садриев бүгенге Буа татар дәүләт драма театрының нигезе булган татар театры тарихын искә төшерде. “Моннан 100 ел элек креатив кеше – учитель Әкрам Мифтахетдинов 1913 елда театр түгәрәге оештыра, 1915 елда цензор сорап патшага прошение яза. Татарларга цензор бирмиләр. Патшаны бәреп төшереп, хөкүмәт алышынгач, Мифтахетдинов яңадан прошение яза – бик акыллы кеше була, мишәр булгандыр инде. Ул чакта без Сембер губерниясе, Буа өязе булганбыз – Керенский Сембер кешесе булгангамы инде, кул куеп, 1917 елда рөхсәт бирәләр”, – диде ул. Раил Садриев Буа дәүләт театрының башын моннан йөз ел башланган шушы театр түгәрәге белән бәйли. 12-23 мартта Буада үткәреләсе “Идел-Буа-Урал” I Бөтенроссия театр фестиваленең вакыты беренче тарихи спектакльнең март аенда булганлыгына бәйле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев