Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Буа районының Ташкичү авылында Урам бәйрәме үткәрелгән

Буа районы Тимбай авыл җирлегенә кергән Ташкичү авылында Урам бәйрәме үткәрү матур гадәткә әверелде. Әле күптән түгел генә Үзәк урамның югары очында яшәүчеләр бергә җыелып күңел ачканнар иде. Бу юлы мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм эстафетасын Мәктәп, Колхоз һәм Яңа урамнарында яшәүчеләр кабул итте, дип яза районның "Байрак" газетасы.

Җирле артистлар тамашачыга колхозчылар, гади авыл халкы тормышын чагылдырган күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, җыр-моң бүләк иттеләр. Кичәгә әлеге авыл килене – шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова да килгән иде. Ул да ташкичүлеләр белән хәтирәләрен яңартты, җырларын, дискларын бүләк итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев