Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Буа районы почта бүлеге җитәкчесе пенсия һәм субсидияләрне үзләштергән

Буа районы почта бүлеге җитәкчесенең пенсия һәм субсидияләрне үзләштерү факты эчке тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу турыда «Татарстан почтасы» идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә. Клиентларга акча тулы күләмдә түләнелгән, әлеге вакыйга халыкка һәм оешмаларга хезмәт күрсәтүгә тәэсир итмәгән. Хокук бозучы хезмәткәр эшеннән азат ителгән. Мондый очракларны азайту һәм булдырмау өчен, филиалда эчке контроль-ревизия нәтиҗәлелеген арттыру эшләре алып барыла, хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тикшерелә, эшкә алганда кандидатларны сайлап алу системасы катгыйлаштырыла.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев