Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Буа һәм аның күрше районнары халкы "Идел-Буа-Урал" театр фестивален тамаша кыла

Буа һәм аның күрше-тирәсендәге районнар халкы Буа шәһәрендә заллар тутырып “Идел-Буа-Урал” театр фестивален тамаша кыла. Буада 12 мартта театр фестивале башланып китте. “Кичә шыгрым тулы залга Камал театры үз спектаклен күрсәтте. Калган спектакльләр дә тулы залларда үтә. Көнгә ике спектакль. Фестивальләр кунакларын бик сыйладык, кадерләдек, бик канәгать китәләр", - дип хәбәр итте “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге фестивальне оештыру идеясе белән янып йөргән Буа татар дәүләт драма театры директоры Раил Садриев. Ул Башкортстанның Салават театры белән алмаш гастрольләр үткәрү буенча килешүен әйтте. Афишада – И.Гончаров исемендәге Ульян драма театры, А.Островский исемендәге Димитровград драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры, Шкетан исемендәге Мари милли театры, Удмурт дәүләт драма театры, Б.Басангов исемендәге Калмык дәүләт драма театры, С.Сәйфуллин исемендәге Караганда өлкә драма театры (Казахстан).

Фестиваль Буа татар дәүләт драма театрының “Афәрин, артист” комедиясе белән ябыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев