Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Буа дәүләт драма театры быелгы сезонны "Килә ява, килә ява" спектакле белән ачарга җыена

Буа дәүләт драма театры быелгы сезонны Зөлфәт Хәким пьесасы буенча  Г. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган   “Килә ява, килә ява”  спектакле белән ачарга җыена, дип яза "Байрак" газетасы.  Рольләрдә – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев үзе, Илсур Мортаза, Гөлзада Камәртдинова, Әнисә Сәгыева, Илфир Солтанов, Булат Гыйлаҗев.

Фәрит Бикчәнтәевнең буалылар белән беренче “коймагы” бу, ләкин төерле булмаска тиеш, ди артистлар үзләре. Аларга танылган режиссер белән эшләү ошаган.
 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев