Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бу спектакль Аяз Гыйләҗевның чын классик икәнлеген дәлилли" - Мансур Гыйләҗев ("Кар астында кайнар чишмә" спектакле турында)

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” пьесасы буенча Әлмәт театры куйган спектакльне Казан тамашачысы аншлаг белән карады. Традицион куелган, артистлар пафос белән уйнаган спектакльдәге вакыйгалар, пьеса моннан кырык ел элек язылган булса да, бүген дә актуаль. Сәхнәдәге дүрт герой – ата белән ул, ана белән кыз арасында “аталар һәм балалар” мәңгелек проблемасы ята. Улын ялгызы тәрбияләгән Кәримҗан белән кызын ялгызы үстергән Әнисә балаларын яраталар, әмма аңлый алмыйлар. Шул буыннар бәхәсе бу икәүне якынайта да инде. Спектакль заманында Әлмәт театрында куелып, 500 тапкыр уйналган инде. Тамашачының реакциясенә караганда, тагын шушы санны тагын бер тапкыр кабатлау мөмкинлеге бар. Спектакльнең режиссеры - Булат Хәйбуллин. “Бу гаҗәеп спектакль. Ихластан язылган милли әсәр, - диде әлеге спектакльне карарга килгән драматург, Аяз Гыйләҗевның улы Мансур Гыйләҗев. - Ул миңа дөньядагы бик күп нәрсәне аңлата. Чөнки мәңге актуаль нәрсәләр бар - спектакль шуны ачыктан-ачык күрсәтә. Ул бүгенге көндә заманча яңгырый. Кырык ел элек язылган әсәр дип кабул ителми. Нәкъ менә шул вакытта актуаль булган проблемалар хәзер дә актуаль булып калалар. Алар һәр кешегә якын. Бу спектакль Аяз Гыйләҗевның чын классик икәнлеген дәлилли”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев