Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бу минем өчен инде кызык түгел, ел саен бер үк нәрсә, бер үк җырчылар" - Салават "Татар җыры" фестивале турында

Узган шимбәдә, ягъни, 17 декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында узган унҗиденче “Татар җыры” халыкара фестивалендә быел Салават Фәтхетдинов катнашмады. Моның сәбәбен җырчы фестивальнең үзе өчен инде кызыгы бетүе белән аңлатты. Җырчы бу фестиваль оештырылганнан бирле - 2000 елдан катнашты. Аңа ел саен "Алтын барс" сыны (2010 елда - ике сын) тапшырылды. Салават Фәтхетдинов, гадәттә, концертны йомгаклап җыр башкара иде. Быел тамаша Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей дуэты белән тәмамланды. Ел саен диярлек “Татар җыры”на нокта куя торган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның “Татар җыры”нда чыгыш ясамавын оештыручылар җырчының Мәскәүдәге концертлары белән бәйләп аңлатты. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы башка сәбәпне атады. “Бу минем өчен инде кызык түгел, ел саен бер үк нәрсә, бер үк җырчылар. Яшьләр үссен”, - диде ул. 17 декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында XVII “Татар җыры” халыкара фестивалендә 20 дән артык җырчыга “Алтын барс” сыны тапшырылды. Быелгы чарада барлыгы 17 номинация иде. 1999 елда уздырыла башлаган фестиваль ел саен декабрь аенда, елга йомгак ясау буларак үткәрелә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин эстрада җырына классик әсәрләргә куелган кебек бик зур таләпләр куярга кирәкми. "Ул җырлар яшьләргә адресланган, алар "Гөлҗамал" белән "Галиябану" ны гына тыңлап утыра алмый", - дип белдергән иде. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: "Бүгенге заманда мондый тамаша үткәрү һәм аны шундый дәрәҗәдә тоту бик авыр хезмәт", - дип, оештыручыларга рәхмәтен белдерде.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев