Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бу исемнәр йөрәк түрендә саклансын!

Зәй районындагы Сармашбаш җирлегенә караган Яңа Федоровка авылы хәзер юк инде. Авыл моннан 50 елдан артык элек таркалып, биредә бер генә нигез дә калмады. Бу авылдан 31 ир-егет Бөек Ватан сугышына алынып, 9ы яу кырларында башын салды. Тынгысыз кешеләр тырышлыгы белән 23 октябрьдә Яңа Федоровка зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә мемориаль такта ачылды. Анда "Бу исемнәр йөрәк түрендә саклансын!" дип язылган, Яңа Федоровка (Удил) авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, Җиңү өчен һәлак булучылар һәм Җиңү яулап кайтучылар исемлекләре теркәлгән. Истәлек тактасын ачу тантанасына әлеге авылдан чыккан Татьяна Кашапова (90 яшь), Әнвәр Ганиев (83 яшь), Атласовлар, Гобәйдуллиннар, Майоровлар гаиләләре бик теләп килде. Тантанада шулай ук хәрби комиссариаттан Рәис Хәмзин, район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, “Сугышчан бердәмлек” хәрәкәте рәисе Сергей Хватков, “Форпост” һәм “Яшь армия” оешмалары җитәкчеләре Алексей Алексеев һәм Валентин Атласов, Сармашбаш мәктәбеннән укытучылар Фәнүзә Гайфуллина, Рәзилә Камалиева укучылары Салават Гайфуллин, Айнур Миңнеханов, Габдулла Хәсәншин белән катнаштылар. Шул хакта хәбәр иткән “Зәй офыклары” газетасы ташландык авыл язмышына игътибарны юнәлтә.

Яңа Федоровкадан соңгы йорт 1965 елда күчерелгән. Бу авыл кешеләре, нигездә, Иске Зәйгә күченеп, МТС урамын барлыкка китерә. Еллар уза, авылдагы зират ташландык хәлгә килә, зиратның коймасы, читәннәр, качлар череп ава, зиратны каракура басып, ул урманга әйләнә. Иң мөһиме – геройларның каберләре онытыла. Бөек Җиңүнең 50, 60, 70 еллыклары кебек мөһим даталар билгеләп үтелә... Элекке авылдашлар 7 ел дәвамында Сармашбаш авыл җирлеге башлыгына зиратны тәртипкә китерү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген булдыру турында мөрәҗәгать итсә дә, ул кире кагыла. Бары тик район башлыгы Разиф Кәримовка мөрәҗәгать иткәннән соң гына, боз кузгала. 71 елдан соң гына геройларның исеме барланып, каберлекләр чистартыла, зират коймасы әйләндереп алына. Моның өчен район башлыгы Разиф Галиевичка яңафедоровкалылар бик рәхмәтле.

Бу эш-гамәл башкалар өчен дә үрнәк булып торсын иде. Әйтик, Сармашбаш җирлегендә генә дә шундый зиратлар берничә (Екатериновка, Калиновка, Степановка, Натальевка). Ә менә авыл җирлеге башлыгының Сармашбаш җирлегеннән күпме кеше сугышта катнашуы турында тулы исемлеге әле дә юк, дип яза Зәй районы газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев