"Бу халкыбызның хәзерге көнгә килеп җиткән матурлыгын һәм батырлыгын тасвирлаучы спектакль" - Илсур Һадиуллин "Казан хәзинәсе" бию спектакле турында (фото)

28 ноябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “KAZAN” бию ансамбле “Казан хәзинәсе” бию спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Спектакль ике өлештән тора.

Беренче өлеш татарның борынгы заманнардан хәзергә кадәр тарихын тасвирлый. Ул даладагы бүрене, уклы-җәяле сугышчыларны тасвирлаудан башланып хәзерге Казан күренешләре белән тәмамлана.

Беренче өлеш: татар тарихы

Кораллы гаскәриләр биюе тамашачыларның күңелләренә аеруча хуш килде – туган илне, кызларны яклап кылычларда көч сынашкан егетләрне озак алкышладылар. Сүз уңаеннан, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова “Татар-информ” агентылыгына интервьюсында гаскәриләр биюен Туфан Миңнуллин үтенеченнән соң әзерләвен сөйләгән иде. Драматургның: “Татар халкы да корал тотып йөргән, нигә бөтен халыкларда гаскәр биюе бар, ә бездә юк?” – дигән сүзләрен искә төшергән иде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе.

Элекке заманнарны сурәтләү өчен ансамбль җитәкчелеге тарихчылардан консультацияләр алуын сөйләде. Шулай ук заманча технологияләр дә кулланылган. Мәсәлән, кылычлар белән алышканда утлар чәчри. Чулпан Закирова кылычларның Казандагы заводларның берсендә махсус металлдан заказ буенча ясатып алынуын әйтте.

Биюләр бер-бер артлы үрелеп барып, тарихтагы фаҗигале вакыйгалардан тыныч тормышка күчелә. Шәһәр тормышы, шәрык базары юмор элементлары белән тасвирлап күрсәтелә. Монда берсеннән берсе матур читекләр тәкъдим итүче осталар да, форсаттан файдаланып үзенекен алып калырга теләүче сәүдәгәрләр дә, сатучының башын әйләндергән чибәр кызлар да бар.

Спектакльнең беренче өлешендә үзәк урынны алып торган тагын бер күренеш – туй. Спектакльдән соң Чулпан Закирова татар туе күренешен куюны үзенең күптәнге хыялы булганлыгын әйтте.

Туй күренешләрен куйганда юмор элементлары күп кулланылган. Яучы - Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтованың кыз кодалап биюен халык алкышларга күмде. Шулай ук туй күренешләрендә яшь кәләшне “урлау”, сандык өчен тарткалашу кебек элементлар да бар.

Беренче өлеш хәзерге Казанның, Татарстанның казанышы булырлык урыннарны сурәтләгән биюләр белән тәмамланды.

Радик Гайзатуллин: "Бездә әле мондый күренешне күрсәткәннәре юк иде"

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе антрактта тамашачыларның фикерләрен сораштырды.

“Бездә әле мондый күренешне күрсәткәннәре юк иде, - дип бәяләде тамашаны Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин. –Татар халкының тырышлыгы һәм булдыклы булуын тасвирлый торган спектакль. Шулкадәр зур көч куелган, зур эш эшләнгән. Мин үзем Чулпан Закированы һәм аның коллективын бик хөрмәт итәм. Халыкны иҗатлары белән шатландырганнарына бик зур рәхмәт”.

Илсур Һадиуллин: "Дөрес яшисеңме дип уйласаң, спектакльне кил дә кара"

“Бу халкыбызның тарихын, яшәешен, кичерешләрен һәм хәзерге көнгә килеп җиткән матурлыгын һәм батырлыгын тасвирлаучы спектакль, - диде Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин. - Бу бию дә, спектакль дә, тарих та. Филүс Каһировның “Соңдыр шул соңдыр” дигән җырын тыңлаганда бөтен яшәешеңне искә төшерәсең. Бу спектакль дә шундый - аны караганда татарның бөтен тарихы күз алдыңнан уза. Дөрес яшисеңме-юкмы дип уйласаң, бу спектакльне кил һәм кара”.

Корея җилпәзәләре, "магнитлы" пиалалар, "чын егетләр", фламенко-шоу

Спектакльнең икенче өлешендә халык биюләре тәкъдим ителде. Һәр биюдә тамашачыларны гаҗәпкә калдыра торган элементлар бар. Аларны алкышлар белән бәяләделәр.

Мәсәлән, Корея кызларының биюләре караңгы залда дистәләгән җилпәзә ачылган тавышлар һәм кисәк кенә ут кабынып, төрле төстәге утларның милли киемдәге кызларга юнәлүе белән башлана. Бию барышында җилпәзәләрнең үзенчәлекле тавыш белән ачылып-ябылуын да тамашачылар игътибарсыз калмады.

Уйгур кызларының биюендә исә тамашачыларны кызларның башларына чынаяк (пиала) куеп биюләре гаҗәпкә калдырды. Чагыштырмача тиз темптагы бию вакытында да кызларның башларыннан чынаякларның төшеп китмәвенә гаҗәпләнеп, “Магнит белән башларына ябыштырганнардыр”, - дигән фараз әйтүчеләр дә булды. Бию азагында пиала эчләренә су салынган икәнлеге дә билгеле булды.

Концерттан соң Чулпан Закирова: “Бу бары тик озак дәвам иткән күнегүләр нәтиҗәсе, бернинди фокус юк”, - дип аңлатты.

Икенче өлештә Чулпан Закированың “Туфан Миңнуллин заказы” буенча әзерләнгән куелган тагын бер биюе - "Татар егетләре"  куелды.

Концерт фламенко стилендәге шоу белән төгәлләнде.

Чулпан Закирова: "20 еллык эшчәнлегебезгә нәтиҗә"

“20 еллык эшчәнлегебезгә нәтиҗә” дип бәяләде спектакльне Чулпан Закирова. Аның әйтүенчә, күп еллар буе татар халкы мәдәниятен пропагандалау юнәлешендә эшләгән коллективның татар тарихына багышланган йомгак әзерләве табигый. “Мин үзем идеяләр турында озак уйланып йөрим. Идеяләр бала кебек туа. Бала тугыз айдан туса, бу идея еллар буе тормышка ашырылды. Безнең кыска гына программа белән бөтен дөньяга татар халкы турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат ирештерәсе килде. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә киңәшләшеп, материал тупладык”.

Тамашада башлыча дәртле биюләр булуын ул бию сәнгатенең шундый булырга тиешлеге белән аңлатты. “Йоклап биеп булмый. Лирик биюләр хатын-кызларга хас, әмма аның үз темасы. Бөтен халыкларның да дәртле биюләре бар, залга энергетиканы нәкъ менә алар бирә. Мин һәр костюмдагы элементны, биюләрдәге һәр хәрәкәтне йөрәгем аша үткәрдем дип әйтә алам. Шуңа күрә дә ансамбльнең уңышы бардыр”.

Тамашаны сәхнәгә Мәскәү режиссеры, РФның Атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Архипов куйган. Ул спектакльне әзерләгәндә бер генә авырлык кичерүен – татар телен өйрәнү кыен булуын гына әйтте. “Бу кешеләр белән эшләвем өчен язмышыма рәхмәт дип әйтәсем килә. ”Кайбер коллективлар чакыра һәм үзләренә нәрсә кирәген аңламыйлар. Бу очракта Чулпан нәрсә кирәген белә, бу аның профессионал булуын күрсәтә. Ә профессионаллар белән эшләү беркайчан да кыен түгел”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: