Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бу гаилә сәхнәсе кебек сәхнә" - Җәүдәт Сөләйманов "БикаФест" фестивале турында (видео)

 Кичә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм “БикаФест” фестивале гала-концерты узды. Шигърият юнәлешендә Гран-при Надир Хәбибуллинга, вокал юнәлешендә Энҗе Әхмәтҗановага бирелде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм республиканың “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов фестивальнең мактаулы кунаклары булды. Гала-концерт видеоэкраннарда “БикаФест”ның 2001 нче елдан башлап тарихына багышланган пролог белән ачылды.

Искәртеп үтик: оештыру комитеты республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 200 ләп гариза кабул итте. Аларның 125е 19 ноябрь көнне шигъри һәм музыкаль юнәлешләрдә жюри алдында сынау тотты. Иң-иңнәренә кичә гала-концертта чыгыш ясау бәхете елмайды.

Концерт башланыр алдыннан Җәүдәт Сөләйманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, бу фестивальнең өч үзенчәлекле ягы бар. “Беренчедән, Рөстәм Бикмуллинның безнең арадан киткәненә 15 ел, әмма аның исеме яши. Яшьләр белеп торырга тиеш, халыкка да җитсен – яшьләрне үстерү өчен энергиясен бирүче кешеләр үзләре киткәннән соң да яши. Икенчедән, бу гаилә сәхнәсе кебек сәхнә. Ул җылы. Монда җырчы, я шагыйрь буларак биеклекләргә ирешүчеләр тормыш юлын күбесе шуннан башлый, чөнки монда җайлы. Ничек чыксаң да сине кабул итәләр, монда сине беркем ачуланмый, киресенчә, әле тагын да үстереп җибәрәләр. Беренче тапкыр чирканчык алу өчен бу искиткеч яхшы мөмкинлек. Өченчедән, бу форумны яшьләр үзләре оештыра, үзләре алып бара, кешеләрне үзләре чакыра, номерларны бергәләп сайлыйлар. Кемдер кушканнан түгел, үзлегеннән яши торган фестиваль бу”, - дип белдерде Җәүдәт абый.

Концертны 2015 ел җиңүчесе “JUNA” төркеме ачып җибәрде. Аннан “БикаФест-2016” фестивале финалистлары барысы да сәхнәгә чакырылды. Аларны һәм тамашачыларны Марат Бариев һәм Җәүдәт Сөләйманов сәламләде.

Җәүдәт Сөләйманов чыгышында күп кенә танылып килгән һәм популяр җырчыларның беренче адымнарын шушы фестивальдән ясаганын билгеләп үтте. “2002 нче елда миннән “бу фестиваль озакка барыр микән” дип сорадылар. “Үзем исән вакытта, бу фестиваль яшәячәк” дип җавап биргән идем. Аллага шөкер, фестиваль яши, үсә. Яшьләр аны үзләре үстерә”, - диде.

Марат Бариев фестиваль кебек чаралар күп уздырылуын, әмма аларның күбесенең гомере кыска булуын, ә менә халыкка кирәкле, әһәмиятле булганы яшәвен дәвам итүен билгеләп узды. “Аның 15 ел яшәве татар яшьләренә кирәклеген күрсәтә. Сәхнәгә чыгарга гына мөмкинлек биреп калмыйча, фестиваль зур йолдызлар да үстерә. Кичә генә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә татар яшьләре белән очрашканда, Илназ Сафиуллин турында сүз чыкты. Горурланып тыңлап утырдым. “Бу “Сәләт” өчен зур нәтиҗәләр”, - диде. Ул 1986 нчы елның ноябрендә Рөстәм Бикмуллин белән танышып, бергә эшли башлавын әйтеп: “Рөстәм Бикмуллин бик ачык, яшьләргә үрнәк , булдыклы кеше иде. “Сәләт”, Рөстәмнең дуслары шушы фестиваль аркылы аның исемен истә тотуы куанычлы. Димәк, ул безнең белән”, - диде. Аннан соң Илназ Сафиуллинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Сәгать ярымнан артык барган концертны тамашачылар бер сулышта карады. Ир-ат башкаручылар арасында татар халык җырларын гаять оста башкаручылар булды. Алар арасында “Зөләйха”ны җырлаган Айнур Каюмов, “Ай-ли гөлкәем”не башкарган Инсаф Гаптелбаров, “Кара урман”ны акапелла, ягъни уен коралсыз башкарган Булат Закировны билгеләп үтәргә була. А капелла җырлаучылар арасында кызлар да бар иде. “Сакмар су” татар халык җырын башкарган Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Ятим бала” татар халык мөнәҗәтен көйләгән Энҗе Әхмәтҗанова шундыйлардан. Ул көйләү барышында кубызда да уйнап күрсәтте. А капелла җырлау тагын да кыюлык, үз-үзеңә ышаныч соравын шәрехләп үтик. “Колыннар” җырын башкарган Дарина Гыйззәтуллина югары диапазонга ия тавышы белән гаҗәпләндерде.

Конкурсантлардан тыш, концерт башка уникаль чыгышларга да бай булды. Саксофончы Артур Mauzer Sax, “Сәләт” егетләре Нурбәк һәм Ислам SHIFT DNK (бию-сэмплер) чыгышы, Алмаз Сәмигуллин һәм Гөлназ Батталованың “ALLO” проекты, электрон музыка жанрында “Oscar&C7C5” төркеме чыгышлары концертка тагын да ямь, дәрт өстәде. Нурбәк Батулла сыгылмалы хәрәкәтле биюләр башкарды, ә Ислам төрле жанрдагы музыкаларны алмаштырып торды. Гомумән алганда, концерт бик җанлы узды. Алып баручылар “Кәеф ничек” дип сорауга, залдан “сәлкешләр” дәррәү: “Ал да гөлдәй, ал да гөлдәй, монда рәхәт, шуны белдәй” дип җавап кайтарды.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, ТРның һәм РФның Композиторлар берлеге әгъзасы, җыр блогы буенча жюри рәисе Риф Гатауллин тәбрикләп: “Мондый ачышларны күргәнем юк иде әле. Ул вокал ягыннан, шигърият ягыннан дисеңме...”, - дип белдерде. Шулай ук “Сәләт”кә рәхмәтен җиткерде. “Сәләт” моңлы, талантлы балаларны җыя, безгә күрсәтә”, - диде.

Риф Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесенә яшьләрнең чын мәгънәсендә конструктор булуын, эзләнүдә булуларын билгеләп узды. “Алар борынгы җырларны да ниндидер яңалык белән кертә. Безнең максат – моңны, телне югалтмау. Мондагы балаларның барысы да кыек-мыек түгел, ә саф татар телендә сөйләшә”, - диде композитор.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, шулай ук, Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбасов, Гөлсирин Абдуллина, Г.Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева, ди-джей, режиссер, продюсер Нур Алиев, композитор, автор-башкаручы Рөстәм Сәрвәров, җырчы, “Бикафест” фестивале җиңүчесе Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев