"Бу дөньяда һәрбер кеше кирәк, һәркем – бердәнбер. Һәркайсының үз урыны, үз йөге, үз язмышы" - Марат Кәбиров

Бу дөньяда бөтен кеше дә кирәк, һәркемнең үз урыны, үз вазифасы, үз язмышы. Мин шулай дим. Ә танышым килешмәскә итә. Һәр кеше дә кирәкми, кайберләре бөтенләй артык, ялгыш яратылган нәрсәләр, ди.

Күпчелегебез кебек гади, надан һәм беркатлы булса, аптырамас та идем. Юк. Бу танышым бик башлы кеше, әллә кайларда укып чыккан, бөтен яңалыкларны белеп тора. Әле дә минем авызны ябарга маташа:

– Менә Казанның «Пятерочка» дигән кибетендә шундый хәл булган. Бер кеше кибеткә керә дә бер ярты аракы алып, касса яныннан узып китә. Нәрсәдер сизенеп юлына аркылы төшкән каравылчы ханымны төртеп җибәрә дә йөгерә башлый. Шул вакытта моның урлаган аракысы идәнгә төшеп ватыла. Беркадәр аптырап калган каракны шундук эләктереп алалар...

– Кит әле, тузга язмаганны сөйләмә, – дип бүлдерәм аны, – шундый сантый кеше буламыни?! – Була, әлбәттә! – Танышым һаман үзенекен сөйли, – бу хәл март аенда ук булган инде. Теге каракны күптән түгел генә хөкем иттеләр. Каравылчы ханымга мораль зыян китергән өчен, биш мең түләргә һәм өч ел төрмәдә утырырга тиеш.

Мин ни әйтергә белмичә, тел шартлатып кына куям. Сүз әйтеп булмый бу очракта. Тел әйләнми. Ну, ике йөз сум чамасы торган аракыны шулкадәр бәягә төшереп эчү өчен аерым бер талант кирәктер кебек тоела. Эчү... Эчә дә алмаган бит әле, бахыр, төшереп ваткан...

– Менә шундый ахмаклар да кирәк дип уйлыйсыңмы инде син, – дип һөҗүм итә танышым, – аларның да кадерен белергә кирәк дисеңме? Мин төртелеп калам. Бу очракта һәркемнең «үз урыны, үз вазифасы...» дип сайрасаң, бик мескен хәлдә калыр кебек тоеласың. Чынлап та, танышым хаклы микәнни соң, кайбер кешеләр, чынлап та, ялгыш яратылган нәрсәләр микәнни?!.

Соңыннан, ялгызым гына калгач, әлеге хәлне кабат күздән үткәрәм. Һәм ни өчендер миллионнар, миллиардлар урлап та бер җәзасыз калучылар керфек читенә кадалган кебек тоела. Исемнәре дә искә төшкән кебек була. Мин инде артык тирәнгә кермәскә, темадан читкә китмәскә тырышам. Бер шешә аракы, ике йөз сум, биш мең штраф, өч ел төрмә... Бу хәлне март аенда ук булган ди танышым. Ну, бер дә юктан гына бирмәгәннәр бит инде ул җәзаны. Димәк, биш ай буена җентекләп өйрәнгәннәр, тикшергәннәр, бөтен нечкәлекләрен ачыклаганнар... Һәм үземне хаклы итеп тоям. Кирәк... Әлбәттә, кирәк мондый кешеләр. Бу адәм үзенең бер гамәле белән генә дә әллә күпме кешене биш айлык эш, димәк, хезмәт хакы белән тәэмин иткән. Аның кебекләр булмаса, тикшерү органнары, хөкем әһелләре нәрсә белән шөгыльләнер иде. Кемнедер тотарга, хөкем итәргә кирәк ич инде. Шулай булгач, караклар да кирәк. Олы, дәрәҗәле караклар – без карап сокланыр өчен, ә менә шундый кечкенәләре – зур бурларны ышыклау өчен.

Әйтәм бит, җәмәгать, бу дөньяда һәрбер кеше кирәк, һәркем – бердәнбер. Һәркайсының үз урыны, үз йөге, үз язмышы.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: