Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак?" - Рабит Батулла

Алар икәү Союзны егерме тапкыр әйләнеп чыктылар.

Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова исемнәре Гиннесс дөнья рекорд китабына кертелергә тиеш. Бу фикерен күренекле татар язучысы Рабит Батулла Мәрҗани мәчетендә мәрхүм Илһам Шакировның җидесенә багышланган мәҗлестә әйтте.

“Пугачевалар фәлән ел җырлый, ә Әлфия белән Илһам 70 ел җырладылар. Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак? Әллә инде без маңкортмы? Нигә бу турыда хөкүмәт белән килешеп, без бу кешеләрне Гиннесска әзерләмәдек?” – дигән сорау куйды Рабит Батулла.

“Алар икәү Союзны егерме тапкыр әйләнеп чыктылар. Нигә аларга СССР халык артисты исеме бирелмәде? Әллә без кадерле кешеләребезне бәһаләп бетерә белмибезме? Башкалар биш-алты җыр җырлап халык артистын алдылар. Бәлки, лаек булганнардыр, ләкин Әлфия белән Илһам лаеграк”, – диде ул.

Айдар Әхмәдиев, Татар-информ

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев