Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Брюссельдә Татар мәдәнияте көннәре узган

Чарада Бельгия, Нидерланд, Германиядә яшәүче татарлар катнашты, дип хәбәр итә «Бельгия татарлары» ассоциациясе. Чарада катнашучылар татар халкының милли киемнәре турында фикер алышты. Презентация форматында калфакның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Әлеге темага Кельн шәһәреннән Флүзә Ишметьева лекция укыды. Нидерландтан Ләйсән Гафурова киемнәрдәге чигелгән бизәкләр белән таныштырып үтте. Күргәзмәләр залында фольклор костюмнар, авыл һәм шәһәр татарлары киемнәре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Әлеге чараны «Бельгия татарлары» ассоциациясе Россиянең фән һәм мәдәният үзәге һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырган.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев