Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Британника энциклопедиясе шикелле...

Кирпеч кадәр калын, Коръән кебек яшел тышлы. Нәрсә ул? Әйе, дөрес, “Татар энциклопедиясе”. Ниһаять, татар җәмә­гатьчелеге зарыгып көтеп торган әлеге бәһасез хезмәтнең бишенче томы дөнья күрде (дөрес, алты томлык белешмәлекнең урысча варианты өч ел элек чыгып беткән иде). – Татарча варианты со­ңа­рып чыгуның файдалы ягы да бар. Соңрак басылгач, без инде томлыкка ке­рүче мәгъ­лүматларны яңарт­мыйча, тулыландырмыйча калмыйбыз. Вакыт уза, кайбер нәр­сә­ләр ис­керә бит. Бу бас­маның үзен­чәлеге шунда: татар халкы, Татарстан турында бире­дә бик күп мәкалә бар. Урысча чыккан белеш­мәлектә мондый материаллар төрле томнарга чәчел­сә, бу томда җыеп бирелде, – дип башлады кичәне Татар энциклопедиясе һәм төбәк­не өйрәнү институты директоры Искән­дәр Гый­ләҗев. Шунысы кызык: әлеге том өч хәрефкә – “р”, “с”, “т” хә­реф­ләренә генә багышланса да, “т” хәре­фенә кагылышлы бе­лешмә-аң­лат­ма­лар бу китапка сыеп бет­мә­гән. “Инде болай да бу том 728 битле булып чыкты. “Т” хәрефенә кагылышлы барча мәгъ­лү­мат­ны кертеп бе­терсәк, тугыз йөз дә фәлән битле китап килеп чыгачак иде”, – дип аң­латма бирде соң­рак бу җәһәттән инсти­тутның татар энциклопедистикасы үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдул­лин. Ни кызганыч, әлеге басма урысчасы кебек биш мең данәдә түгел, биш йөз данә генә нәшер ителгән. Моны күзгә кырып салырлык кына дип әйтеп була. Чөнки Ис­кәндәр әфәнде үзе үк, беренче чиратта китап­ханәләргә һәм мәга­риф учреждение­ләренә таратачакбыз, газета-журнал ре­дак­цияләрен дә мәхрүм итмәбез, дип белдерде. Сатуда булмаячак дип аң­ларга кирәк инде моны. Кы­зыксынган кеше кайдан таба ала, әйтик, интернеттан укый аламы соң? – Без әүвәл чыккан дүрт томны pdf форматында ин­тер­нетка урнаштырган идек. Ул бик үк уңайлы булып чыкмады. Хәзер йә ачыла, йә ачылмый. Шуның өчен он-лайн режимда эшләүче Татар электрон энциклопедиясен гамәлгә куярга җы­е­набыз. Ул параллель ике тел­дә – татар һәм урыс тел­лә­рендә эш­ләя­чәк. Аның инглиз вариантын да булдырырга исәп. Инглиз­ләр һәм американ­нарның уртак хез­мәт җимеше – Британника энциклопедиясе шикелле булыр дигән өмет бар, – дип җавап бирде бу уңайдан институт җитәк­челәре. Белешмәлекне кулга алуга “татар” дигән сүзне эз­ләп, милләтебез атамасын ни­чегрәк аңлаттылар икән дип кызыксындым. Тик нигә­дер анда татар атамасын аң­латучы мәкалә тапмадым. “Аның яугир, ят кеше, күнче, күн остасы дигән мәгънә­лә­ре билгеле. Мөгаен, башка мәгънәләре дә бардыр. Нигә китапта бу хакта бер сүз дә юк?” – дип аптыраттым мин Р. Шәй­дул­линны. “Белеш­мә­лек бәхәс урыны түгел. Шу­ның өчен без бер аңлатмага да тук­талмадык. Татар ата­масының VI-VIII гасырларда “отуз татар”, “токуз татар” рәвешендә Үзәк Азиядәге борынгы төрки кабиләләр арасында барлыкка килүен әйтү белән чикләндек”, – дип җаваплады ул. Шул ук вакытта Татарстанда күпме татар яши дигән сорауга биредә тәгаен җавап бар. 2010 елда республикабызда 2 миллион 12 мең татар яшәгән икән. Шуңа күрә кайбер “белгеч­ләр”нең ре­спу­бли­кабыздагы татарлар бе­лән урыслар саны бер тигез диюе дөрес­лектән шактый ерак. Ялгышмасам, татарлар республикабыз хал­кының – 56, урыслар 38 процентын тәшкил итә. Белешмәлек шактый күп укучыбызга мәгълүм булмаган атама-төшен­чәләргә аң­латма бирүе ягыннан файдалы дип әйтер идем мин.  Ме­нә, мәсәлән, “Татар мәхкә­мәсе йорты” мәка­ләсе. “Урта Идел­дә 16 йөз­нең 2 нче яртысыннан җир­ле үзидарә оешмасы. Барлык өяз үзәк­ләрендә оештырылып, урыслардан тыш җирле халыкка бәйле эш­ләрне карый. Мәх­кәмә б-н татар мәх­кәмәсе башлыгы җи­тәкче­лек итә. 18 йөз башында Пётр Iнең мәх­кәмә реформалары барышында бете­релә”, – диелә анда. Әгәр галимебез Адлер Тимергалин исән булса, бу очракта гасыр сүзе урынына йөз сүзен куллану дөрес түгел, дип язып чыгар иде. Йөзнең татарда башка мәгънәсе дә бар бит. Нигә татарның үз сүзенә әйләнгән гасыр кәлимәсен­нән качарга?! Шунысы куанычлы: институт соңгы елларда татар халкының хәзерге халәте турында мәгълүмат бирүче бай­так хезмәт чыгарды. Әй­тик, август башында энцик­ло­педиячеләр милләтебез тормышына кагылышлы тагын бер китап чыгарырга җыена. “Регионы компактного проживания татар РФ” дип аталачак әлеге белеш­мәлекне Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаена (3-6 августта Казанда уздырылачак) килгән делегатларга бүләк итеп бирергә җые­на­лар. Татар конгрессы кунак­ларына (!) дигән китапны татарча чыгарган булсалар, отышлырак булыр иде, билгеле.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев