Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Британия башкаласында 423 мәчет һәм ислам үзәкләре ачылган

Лондонда 2001 елдан башлап төрле христиан конфессиясендәге 500ләп чиркәү ябылган, дип хәбәр итә "Гейтстоун институты" Америка аналитик үзәге оешмасы сайты белгечләре. Бу хакта "Интерфакс" җиткерә. Шул ук вакытта Британия башкаласында 423 мәчет һәм ислам үзәкләре ачылган, йөз шәригать суды эшләп килә. "Британ мультикультуралистлары ислам фундаментализмын туендырып тора. Лондоныстан 423 мәчете белән инглиз христианлыгы җимерекләрендә төзелгән", - дип шәрехлиләр үзәктә. Тикшеренүчеләр сүзләренчә, Британия "ислам йөзен көннән-көн күбрәк ала бара". Шуның белән бергә, элеккеге чиркәүләрне мәчеткә әйләндерәләр һәм ислам динен кабул итүче җирле британлылар арта бара, дип билгеләп үтәләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев