Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Брехт бүген татар булса ни язар иде икән?

"Бүген татарга Брехт җитми", - диде Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал театрының Кече залында Б.Брехт пьесасы буенча куелган “Бистә фәрештәсе” спектакле башланыр алдыннан. “Бер нәрсә әйтәбез, икенчене уйлыйбыз, өченчене эшлибез, тагын башкасын планлаштырган булабыз. Шаккатыплар куям: ничек шулкадәр афера икән бу дөньяда дип. Үзебез дә шундый без! Үзебез дә кайчакта ниндидер авантюрныйга әйләнеп куябыз. Менә шуларны язарга безгә бүген Брехт җитми, диде ул “Брехт бүген татар булса ни язар иде икән?” дигән сорауга җавап итеп. Тәрҗемә авторы – Фәридә Исмәгыйлева үзе. “Бистә фәрештәсе” – Мәскәү режиссеры Искәндәр Сакаевның Әлмәт театрында куелган дүртенче спектакле. Ул традицион куелган спектакль түгел. Шунлыктан татар тамашачысы спектакльне берсүзсез генә кабул итмәде. Гастрольләрнең икенче көнендә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә тәкъдим ителгән спектакльнең төп тамашачысы Казан дәүләт университеты студентлары иде. Институт программасы буенча Брехтны үтүче студентларга, спектакльне карап, соңыннан фикер алышуларда катнашу әһәмиятле иде. Спектакль сюжеты буенча Аллалар җиргә төшеп, иң мәрхәмәтле адәм затын эзлиләр. Сычуань бистәсендә фахишә Шен Тедан башка кеше аларга якты йөз күрсәтми. Әлеге гамәле өчен алар Шен Тега акча калдыра. Ә Шен Те ул акчага тәмәке кибете сатып ала. Шуннан башлана инде “Ит игелек – көт явызлык” мәкале кисәткән хәлләр...

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев