Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бозылган сәфәр" әсәрен сәхнәгә күтәрергә кирәк" - Мансур Гыйләҗев

Драматург Мансур Гыйләҗев татар театры режиссерларының игътибарын әтисенең – халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тагын бер әсәренә - “Бозылган сәфәр”гә юнәлтергә тели. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә кичә Әлмәт театры гастрольләре кысаларында Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәтелгән “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен карагач әйтте. “Бозылган сәфәр” – әсәре, минемчә, аның зур фәлсәфи әсәре. Заманында “Аэропорт” исеме белән куелган да иде. Ул бүгенге көнгә бик туры килә торган әсәр - милләтебезнең ялгызлыгы турында, - ди Мансур Гыйләҗев. –Дөнья әдәбиятында ялгызлык темасына зур игътибар бирелә. Бездә ялгызлык темасы ничектер читтәрәк калган. Без дә бит ялгыз милләт, бездә дә ялгызлар күп. Ялгызлык темасы безнең милләттәшләребезгә дә якын тема. Шул әсәрне сәхнәгә күтәрергә кирәк бүгенге көндә”, - диде драматург. Мәгълүмат өчен. Яңа театраль сезонда татар театрлары халык язучысы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча ике спектакль чыгарды. Берсе – “Ефәк баулы былбыл кош” – К.Тинчурин театрында зур уңыш белән барса, икенчесе – “Кар астында кайнар чишмә” – Әлмәт театрында куелды. Кичә спектакль Камал сәхнәсендә күрсәтелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев