Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтентатар иҗтимагый үзәге татар телен Россия Федерациясендә икенче дәүләт теле итеп күрергә тели

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдерде. Зәкиев фикеренчә, Россиядә татар телен икенче дәүләт теле итү телнең кулланылышын арттыруга этәргеч булыр иде. "Татарларның 15-20 проценты гына Татарстанда яши. Алар да әле тулысынча татарча белми. Ә Россиядә яшәүче татарлар тулысынча ассимиляциягә кереп киткән, алар татарча бер сүз дә белми", - дип аңлатты проблеманы Фәрит Зәкиев. Бу уңайдан ул Финляндияне мисал итеп китерде: "Финляндиядә ике дәүләт теле – фин һәм швед телләре. Анда швед кешесе дәүләт оешмасына килә һәм аңа швед телендә хезмәт күрсәтәләр". Татарстанда исә, Зәкиев фикеренчә, татар кешесе дәүләт оешмасына килеп, татарча мөрәҗәгать итә икән, аңа рус телендә хезмәт күрсәтәләр. БТИҮ рәисе фикеренчә, Россиядә татар теленә дәүләт теле статусы бирү мөмкин, чөнки, Конституция буенча, РФ - демократик, федератив дәүләт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев