Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе елдан-ел популярлаша бара" - Марс Тукаев

БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев шулай дип белдерде. Быел бәйрәм 15-16 июль көннәрендә үткәреләчәк. Мәгълүм булганча, узган ел Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы җирлегендә узды. Быел исә милли бәйрәмне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында үткәрәчәкләр. Быел ул VIII тапкыр оештырыла. Рәсми рәвештә 1681 елда нигез салынган Урта Әләзән авылы Пензада гына түгел, Россиядә иң зур татар авылларының берсе. Бүген биредә 9 меңгә якын кеше яши. Авылда 2,5 мең хуҗалык, дүрт тегермән, май цехы, тегү цехы, йортлар төзелеше буенча цех, Мәдәният сарае, 11 мәчет, мәдрәсә, ике урта мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, сырхауханә, 24 кибет, кафе бар. Пенза өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте 2003 елда оешкан иде. Моннан тыш, өлкәдә татарларның җирле унике милли-мәдәни мохтарияте һәм җәмгыяте эшләп килә. 2011 елдан айга бер тапкыр рус һәм татар телләрендә “Пенза татарлары” газетасы нәшер ителә. Урта Әләзәндә бәйрәм мәйданы 30 гектарны биләр, бәйрәмгә 35 төбәктән делегацияләр килер, 50 меңнән артык кунак җыелыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев