Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы "Минем авылым" дигән бәйге оештыра

Конкурсның максаты - туган якка кызыксыну уяту, татар авылларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, авылларның проблемаларын яктырту, татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасы булдыру, үсеп килүче буында ватәнпәрвәрлек һәм милли үзаң тәрбияләү. Бу хакта бүген Татарстанның эшлекле партнерлары XI форумы кысаларында узган "Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар" мәйданчыгында конкурсны оештыручы Фәнир Галимов хәбәр итте. Бәйгедә Россиянең барлык татар авыллары катнаша ала. Моның өчен туган авылның тарихы, авыл урамнары фотосурәтләрен, үзегезнең авылдан чыккан танылган шәхесләр хакында мәгълүмат туплап, авылдагы чишмәләр, аларның тарихы хакында язып, оештыручыларга җибәрергә кирәк. Шулай ук авылга багышланган җырлар һәм шигырьләр дә кабул ителә. Бәйгегә иҗади эшләрне 30 сентябрьгә кадәр юлларга мөмкин. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев