Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Кытай һәм Казахстан вәкилләре киләчәк

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына быел Кытай һәм Казахстаннан да киләчәкләр. Моннан тыш, Бурятия Республикасы, Красноярск крае, Иркутск, Томск, Новосибирск, Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае вәкилләре дә эшмәкәрләр форумында катнашырга теләк белдергән. Форум исә 9-11 март көннәрендә Казанда үтәчәк. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, элек бик актив булмаган төбәкләрдән дә татар авыллары эшмәкәрләре форумына килергә теләк белдерүчеләр арткан. Хәтта татар авыллары булмаган Мәскәү һәм Ленинград, Иваново өлкәләре, Приморье краеннан да быел җыенга килергә теләүчеләр бар, дип белдерде БТК вәкиле. Быел җыен 6 нчы тапкыр узачак. 2012 елда 400 гә якын эшмәкәр катнашкан булса, хәзер аларның саны 700. Форумга килергә теләүчеләр исә 3-4 тапкыр күбрәк, ди оештыручылар. “Әлеге җыенның дәрәҗәсе дә, форумда катнашучы төбәкләр саны да арта бара. Быел безгә 41 төбәктән кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары киләчәк”, - диде Марс Тукаев. Татарстанда һәр районнан 2шәр эшмәкәр әлеге форумда катнашыр дип көтелә. Арча һәм Балтач районнарындагы эшмәкәрләр исә үзләре делегатларны эшчәнлекләре белән таныштырачак. Аның сүзләренчә, эшмәкәрлекне киң җәелдерү — татар авылларын саклап калу ысулы. Форумны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплавын белдергән иде һәм форумның пленар утырышында ел саен катнашты. Быел да пленар утырышта Татарстан җитәкчелеге катнашуы көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев