Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы кабул итә

VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында уздырылачак. Бу хакта бүген Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә барган VII Бөтенроссия авыл Сабан туенда игълан ителде. Искәртеп узабыз: Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырылган иде. 2011 елда Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, аннары Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, былтыр Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында илкүләм авыл Сабан туйлары булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев