Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья төркиләре мәшһүребез Тукайны искә алды

15 апрель көнне бөтендөнья төркиләре мәшһүребез Тукайны искә алды. Илдә-җирдә, чит мәмләкәтләрдә елдан-ел калкып чыккан һәйкәлләргә, шагыйрьнең Казандагы каберенә чәчәкләр куелды. Күңел түреннән сыкрап чыккан сүзләр әйтелде. Һәрхәлдә шулай дип уйларга кирәк. Бу йола-гадәт инде ничә­мә-ничә еллар җитәкчелек тарафыннан төзелгән һәм расланган “махсус расписание” буенча үтәлә: сәгать ничәләрдә кайда җыеласы, кайларга барасы, кемнәр­нең чыгыш ясыйсы, кем­нәрнең тыңлап кына торасы тәгаен­ләнгән була. Бу йоладан үземнең дә читләш­кәнем юк иде. Кеше чакырып түгел, үзем бара идем Тукайга. Быел исә йоланы бозарга туры килде. 14 ап­рель көнне “Таттелеком” элемтә компания­сендә эш­ләүче шагыйрь дус­тым Рөс­тәм Зәкуан шалтыратты: “Ир­тәгә Кырлайга җые­на­быз, барырга теләгең юкмы?“ – ди. – Нинди миссия белән? – Бәй, Тукаебызны искә алырга. Аның тавышында: “Бү­ген – шагыйрьнең үлгән көне, шуны да белмисеңме? – дигән аптырау-үпкәләү төс­мерләре чагылып үтте. Тукайны ничек искә алырга җыенуларын әйтмәде, бары тик: “Музейга сирәк китап­лар бүләк итәбез”, – дип кенә куйды. Юлда барганда да сөйләшмәдек. Зәкуан мо­ңа сәерсенде, әледән-әле: “Аб­зый, ник дәшмисең?” – дип куйды. “Уйлыйм”, – мәйтәм. Ә уйлар күп иде. Тукайның Җаекта яшәгән чоры, типография эшчелә­рен хуҗа­лар­га каршы котыртып йөрү­ләре искә төште. Көне-төне тир түгеп эшләгән кеше нигә әле җан асрарлык кына хез­мәт хакы алырга тиеш ди! Тукай моны үз сүзләре белән: “Хезмәте – бездән, әҗере – сезгә. Алай булмый ул!” – дигән. “Туры әйткән туганына ярамаган” дигән кебек, ул чакта татар гәҗит-жур­нал­­ларын нәшер итүче Камил Мотыйгый белән Тукай арасында чәкәләшүләр дә килеп чыккан. Ярый, монысы – башка мәсьәлә. Үзе­нең тезмә һәм чәчмә әсәр­ләрен­нән, аның турында истәлек язмаларыннан кү­рен­гәнчә, Тукай беркайчан да үзенә аерым мөнәсәбәт таләп ит­мәгән. Аның әҗер турында сүз кузгатуы да башкалар мәнфә­гатен яклау белән бәйле. Бер шигы­рен­дә үзе дә: “...Тапмасам шөһ­рәт, сизәл­мәсләр димә күң­лемдәген, зур тәрәзә бар, дип аңла дөньяга күкрәктә син”, – дигән. Шагыйрь күңеле турында болай әйткәннәрен ишет­кән дә, күргән дә юк әле минем. Тукай үзен онытмасларын шулай да сизгән, һәр­хәлдә, шуңа ышанган ул. Юкса, үлә­ренә санаулы вакыт калгач: “Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш”, – дип язмас иде. Бу – читләтеп кенә, тыйнак кына итеп үзен рус шигърияте мәшһүрләре бе­лән янәшә куярга ки­рәк­легенә ишарә сыман. Без, кайберәүләр әйт­кән­чә, үзебезнең “татар Пуш­ки­ны”на, “татар Лер­мон­то­вы”­на әҗерне кайтарабызмы соң? Тукайны безгә биргән һәм бездән тартып алган апрель көннәрендә бәгъзе зыялыларыбыз авызыннан: “Без Тукайга мәңге бурычлы”, – дигән сүзләр дә ише­тергә туры килә. Бик мәгъ­нәле, дөрес сүзләр бу, ә бурычны кайтарулар ни­чег­рәк? Бүген бездә Тукайны эзлекле рәвештә өйрәнүче бер генә галим дә юк. Дөрес, соңгы вакытларда гына да “Тукай энциклопедиясе”, “Ту­кай – ядкарьләрдә” ди­гән саллы хезмәтләр дөнья күр­де. Мондый олы эш­ләр­не башкарып чыгучыларга мең рәхмәт! Урыс әйтмешли: “А дальше что?”  “Дәлше-бүлше” булсын өчен ниләр эшләргә җыенабыз? Тукай вафат булган көнне Кырлайда бик үзен­чәлекле итеп билгеләп үттеләр. Бу үзенә күрә бер яңалык иде. Дәүләт Советы депутаты, үзе дә Кырлай мәктә­бендә укыган Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин узган ел ук төрле елларда дөнья күргән Тукай китапларын бөртекләп җыя башлаган. Интернет аша шәхси китапханәләре булган затларыбызга да мөрәҗәгать иткән, аның хезмәттәшләре “букинист” кибетләрен дә йөреп чыкканнар. Нәтиҗәдә, 1915 елдан башлап бүгенгә кадәр нәшер ителгән 51 китапны сатып алып, Кырлай музеена бүләк итте ул. Алар­ның шактые инде сирәк ки­тап­лар рәтенә керә һәм бү­ген “көндез чыра яндырып эз­ләсәң дә” табып булмый торган китаплар. Инде килеп, галим, Тукай бүләге иясе Нә­җип Нәккаш эшләгән шә­маил­не дә алдырган Лотфулла кардәш. Нәҗип әфәнде үзе әйтүенчә, “Иман белән Коръ­ән тулган күңелемә” дип аталган бу шәмаилне узган ел күргәз­мәгә кую өчен эшләгән булган. Анда Тукай­ның Коръ­ән­ле булуын исбатлый торган шигъри юллар язылган, шәмаил эчендә ша­гыйрьнең туграсы да бар. Ур­тадагы кызыл төстәге йөрәк – Тукайның милләт өчен янып яшәгәне билгесе. Шәмаил музейның икенче катындагы бер бүл­мә түренә куелды. Әлеге чарада катнашкан Арча районы мә­дәният идарәсе җитәк­чесе Рамил Мөхет­ди­нов район җитәк­чесе Илшат Нуриев исе­меннән элемтә­челәргә олы рәхмә­тен җит­керде. Кызганыч, Л.Шәфи­гул­лин Кырлайга үзе килә алмады. Моң­су тантанада аның урынбасарлары Рөстәм Го­мәров, “Татте­леком”ның Арча бүле­ге җитәкчесе Рафил Хисамиев, Рөстәм Зәкуан һәм Арча­ның элемтәче егет-кызлары катнашты. Мин инде Лотфулла егет­ләренә ияреп, өченче елымны төрле районнарга сәфәр чыгам. Күңел кузгалган саен, кулга каләм алам. (Компьютерга тәки ияләшеп булмый әле). Күңел бу юлы да кузгалды. Мәктәп балаларының ши­гырь укулары, Тукай җыр­ларын башкарулары – бер сәбәп булса, икенчесе – музей хезмәткәре Нурия Йо­сыф­җанованың шагыйрь го­меренең соңгы мизгел­лә­рен искә төшерүе иде. Ту­кайның үлем түшәге янында кизү торган Әмин Мостафин, Әх­мәтгәрәй Хәсәни истәлек­ләрен телгә алды Нурия ханым. Су салынган савытны күтәрергә дә хәле булмаган, инде телдән яза башлаган Тукайның, бөтен хәл-җегә­рен җигеп, “Аң” журналының актык корректурасын соравы күңелләрне кузгатмаслыкмыни?! Менә ул шагыйрьнең рухи көче, яшәешенең максаты, асылы. “Аң” журналына Тукай үзе исем куша һәм аның чираттагы санында аның берничә шигыре басылырга тиеш була. Шул ук көн­не, әлеге сөй­ләшүдән (Ту­кайның корректура соравын “сөйләшү” дип булса) соң берничә сәгать узуга, шагыйрь бакыйлыкка күчә. Клячкин хастаханәсенә килеп йөрүчеләр күп булган. Рөстәм Гомәров: “Риман абый, Фатыйх Әмирхан үлем белән көрәшеп ятканда, аның янында булган һәр­кем­нең исемен, сәгать ничәдә кер­гәнлеген язып барганнар. Ә нигә Тукайга килгән ке­шеләр турында шундый исемлек юк икән?” – диде. Р.Зәкуан исә, уйланып кына: “Тукайның үлә­сенә ышанмаганнардыр, дөресрәге, ышанасылары килмәгәндер”, – дип куйды. Мин күңелдән генә: “Без Тукай исән дип яшәргә тиеш”, – дидем. Юкса, әгәр Тукай бе­лән бәхил­ләш­сәк, кыйблабызны кемгә карап турыларбыз? Ярый әле Тукайның гомерен озынайтучы, хәтер сагында торучы асыл затларыбыз бар. Мин телгә алган егетләр һөнәр­ләре буенча тарихчылар да, әдәбият га­лимнәре дә түгел. Әмма Тукайга әкрен-әкрен әҗерне кайтара баручылар. Музейдан соң Сәгъди абзый йортына юл тоттык. Узган ел Лотфулла егет­лә­ренең Сәгъди абзый йорт-җирендә нинди изге эшләр башкарганын язган идек инде. Музей директоры Дамир Абдуллин әйтүенчә, узган ел Кырлайга килүчеләр саны 15 меңнән арткан, гому­мән 50 меңнән артык кеше килгән. Килгәч тә, Тукай яшә­гән йортны сорыйлар икән. Ә элем­тәче егет-кызларның кулы тигәнче әлеге йортны кеше күзенә күрсәтергә дә оялалар иде. Сәгъди абзыйның яңар­тылган хуҗалыгын күрергә Татарстан Дәүләт Киңәш­че­се М.Шәймиев һәм Президентыбыз Р.Миңнеханов та кил­гән иде. Рөстәм Нургали улы: “Мон­да һәр татар баласы ки­лергә тиеш”, – дигән һәм музей белән Сәгъди абзый йорты арасында, инеш яры буйлап сукмак салырга тәкъ­дим иткән булган. Узган җәй ул эшләр башланган да инде. Көннәр җылынгач, төзүчеләр эшне төгәлләргә исәпли. Ул сукмак караңгы вакытта яктыртылып та торачак. Мин аны Тукай күңеленә якты сукмак кебек итеп күзаллыйм. Өзел­мәсен иде бу якты сукмак!

Риман Гыйлемханов

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев