Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа проектта катнаша

Бөтендөнья татар яшьләре форумы республика паркларын төзекләндерү проектында катнаша. Форумның җаваплы сәркатибе Ленария Мөслим бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. Искәртеп үтик, соңгы өч елда Татарстан Республикасында паркларны төзекләндерү буенча Наталья Фишман җитәкчелегендә Президент программасы эшләп килә. 2016 елны яр буйларын төзекләндерсәләр, быел, 2017 елда, Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы старт алды. Татар яшьләре, паркны төзекләндерер алдыннан, проект өчен җаваплы архитектор белән очрашу уздыра. Аннан соң халыкны җыеп, урынның проблемаларын өйрәнү, үзенчәлекләрен ачыклау һәм территорияне мөмкин кадәр җирле халык файдасына булырлык итеп төзекләндерү мәсьләләрен хәл итү турында фикер алыша. Форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслим, уңышлары белән уртаклашып: «Бөтендөнья татар яшьләре форумы республикакүләм проектларда актив катнаша. Паркларны төзекләндерү эшенә дә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Республиканың Актаныш һәм Мөслим районнарында очрашуларны фәкать татар телендә оештырдык. Халык үз сүзен ана телендә җиткерә алырга, фикерләрен әйтергә мөмкинлек тудырганыбыз өчен безгә рәхмәт әйтте», - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев