Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа татар бистәсендә татар мохитен саклап калуга багышланган тәкъдимнәр Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырылган

Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов  “Татар-информ”да үткән “Яңа татар бистәсен торгызу идеяләре һәм мөмкинлекләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 2016 ел ахырына Татарстан Республикасы Президентына Малайзия архитекторлары Яңа татар бистәсенең заманча үсеш проектын тәкъдим итәчәк. Хәзерге вакытта Яңа татар бистәсе Казанның шыксыз, башлыча бары сәнәгать предприятиеләре урнашкан җирлеге булып санала. Шуңа карамастан, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре кайчандыр иҗтимагый тормыш кайнап торган татар мохитенең бу проекттан читтә калу мөмкинлеген исәпкә алып, “Бистә 2.0” проектын булдырган. Проект кысаларында форум вәкилләре Яңа татар бистәсенең тарихи һәйкәлләре турында мәгълүмат туплаган, монда яшәүче халыктан бистәнең киләчәгенә кагылышлы фикерләр җыйган. Әһәмиятле фикерләр тәкъдим рәвешендә Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырган. “Безнең Малайзия архитекторлары белән туры элемтә юк. Әмма бер Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән хезмәттәшлек урнаштырдык. Шул уңайдан, без идарә башлыгы урынбасары Тимур Кадыйровка Яңа татар бистәсенең үсешенә кагылышлы тәкъдимнәрне юлладык”, - диде Айрат Фәйзрахманов. Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре тәкъдимнәрендә Яңа татар бистәсендә сакланып калган тарихи һәйкәлләр турында мәгълүмат һәм Ак, Иске-Таш, Ал мәчеткә кагылган фикерләр чагылыш тапкан. "Бистә 2.0" проектын дәвам итеп, форум вәкилләре Яңа татар бистәсендә урнашкан Мазут һәм Козлов йортына тарихи һәйкәл статусы бирү турында эш башлаган. “Алар тиздән тарихи һәйкәлләр исемлегенә керер дип уйлыйбыз. Бу безнең Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән элемтәбез нәтиҗәсе дип әйтергә була”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев