Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар шәһәр мәдәниятен үстерү миссиясен максат итеп куйган

Бу нисбәттән ул Яңа Татар бистәсен торгызу идеяләрен тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Татар-информ”да үткән “Яңа татар бистәсен торгызу идеяләре һәм мөмкинлекләре” темасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. “Татар бистәләрен саклау һәм актуальләштерү, җәмәгатьчеллеккә җиткерү технологиясен без халыкка үзебез ирештерергә уйлыйбыз. Безнең ярты елга уйланган план буенча, без иң элек үзебезнең бистәләрнең тарихын өйрәнеп, аңа кагылышылы чаралар үрнәген башка төбәкләргә тәкъдим итәчәкбез”, - диде Тәбрис Яруллин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре әйтүенчә, Россиядә һәм чит илләрдә 20ләп татар бистәсе барлыгы билгеле. Тәбрис Яруллин әлеге бистәләрнең халәтен төрлечә бәяләде. Мәсәлән, Минскидагы татар бистәсе юк дәрәҗәсендә, анда хәзер заманча торак йортлар үсеп чыккан. Сакланганнарыннан Томск шәһәрендәге татар бистәсе игътибарга лаек. Шуңа карамастан, татар яшьләре форумы ел саен Томскидагы татар бистәсендә әһәмияткә ия йортларны ишү ихтималы турында хәбәрләр ала, диде Тәбрис Яруллин. Билгеле булганча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы күптән түгел “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткән Бистә сәгатендә моңарчы эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, Бистә көнен оештырырга тәкъдим итте. “Бистә көне – ул бер көнлек кенә чара булмаячак. Бу чарага әзерлек вакытында төбәк иҗтимагый оешмалары бистәне торгызу, аның тарихын актуальләштерү, бу тарихны киң җәмәгатьчелеккә таныту белән шөгыльләнчәк һәм Бистә көне аның зур бер нәтиҗәсе булачак”, - диде Тәбрис Яруллин. Киләсе елга Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Бистә көнен Татарстанда чынга ашырырга һәм параллель рәвештә башка шәһәрләрдә дә үткәреп карарга ниятли. “Бер Сабан туе белән генә булмый. Татарлар яшәгән башка төбәкләрдәге җирлекләр яңа эчтәлек белән баетылырга тиеш”, - диде Тәбрис Яруллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев