Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җанлы музыка кичәсе оештыра

12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәте кысаларында “Фатирник” (“квартирник” сүзеннән) дип аталган җанлы музыка кичәсе оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов хәбәр итте. Рәдиф Кашапов “Фатирник”ны җанлы татарча музыка башкаручыларны бергә туплау урыны дип атады. “Җанлы музыка вәкилләрен табу кыен. Шуңа без аларны халыкка чыгарыр өчен “Фатирник” оештырдык. Мондый чараны узган ел да уздырган идек, анда 200ләп кеше килде, хәтта урын калмады. Шуңа күрә быелгы чарага без киңрәк мәйданлы Алафузов фабрикасын сайладык. Җанлы музыка вәкилләренең анда чыгыш ясаганнары бар”, – диде Рәдиф Кашапов. Быел "фатирник"та җанлы музыка әйдаманнары белән бергә яңа вәкилләр дә чыгыш ясаячак. Алар арасында Oscar c7c5, Рәдиф Кашапов, Зәринә Вилданова һәм The Cheeklaweek, Juna һәм «Мин татарча сөйләшәм!» бәйгесенең кайбер ярымфинчылары бар. Хәзерге вакытта ВКонтакте социаль челтәрендә финалистларның чыгышларын бәяләп, тавыш бирү бара. “Ул вәкилләр дә, әгәр вакытларын туры китерә алса, бу концертта катнашачак һәм үзләрен 200 кешелек аудитория алдында сынап караячак”, – ди Рәдиф Кашапов. Рәдиф Кашапов – җанлы музыка вәкиле. 2015 елда ул “Тамгалар” исемле беренче албомын чыгарды. Быел май аенда икенче альбомын чыгара. 12 апрель “Фатирникта” ул да чыгыш ясый. Фатирник (квартирник) – өй шартларында фатирда уздырылучы концерт. Гадәттә монда аккустик инструментлар белән аз санда музыкант чыгыш ясый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев