Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы "JADIDFEST" фестивале үткәрә

Казанда 25 декабрь көнне 12.00-18:00 сәгатьләрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы чираттагы "JADIDFEST" фестивален үткәрәчәк. Чаралар “Смена” яңа мәдәният үзәгендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге хәбәр итә. Оештыручылар халыкны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, аш-су осталары белән танышырга чакыра. Фестивальдә тематик мастер-класслар, татарча Казан турында лекторий, "Казанның югалган күлләре" дип исемләнгән ачык экскурсия, тәм-томнар тәкъдим ителгән “Тәмле почмак” булачак. Шулай ук "Yummy Music"тан Европа татар эмиграциясе турында “Туган як” фильмы тәкъдим ителәчәк, ә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән музыкант Рәдиф Кашаповтан шигъри перформанс көтелә. Теләге булганнар “Дизайн-маркет”та якыннарына оригиналь бүләкләр таба алачак. Балалар өчен мәйданчык эшләячәк. Музыка белән кызыксынучылар OSCAR & с7с5 төркеменең акустик концертын тамаша кыла алачак. Тулырак мәгълүмат белән https://vk.com/jadidfest, https://www.facebook.com/jadidfest сылтамалары буенча танышырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев