Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитеты оштырган "Тарихи бранч" проектының икенче утырышы узды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты булган “Тарихи бранч” утырышының икенчесе хатын-кыз һәм гаилә темасына багышланган иде. Исторический бранч: татарская семья 100 лет назад и сегодня Проект кунаклары - үзенең фәнни эшләрен татар мәгърифәтчелеге (җәдитчелек), татар мәктәпләре тарихы, хатын-кызлар хәрәкәте темаларында алып барган галим, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова, “Метрика кенәгәләрендә татар гаиләләре” темасын ачып биргән Эльмира Сәлахова һәм Пенза өлкәсенең Әләзән авылы мисалында “консервацияләнгән” традицион татар авылындагы традицион татар гаиләсе турында сөйләгән Лилия Сәгыйтова. Модератор – яшь тарихчы Илдар Шәфыйков. Исторический бранч: татарская семья 100 лет назад и сегодня “Бүгенге көндә аерылышулар проблемасы кискенләште. Бу темага тарихи кыйммәтләрне барлап якын килергә кирәк, - диде Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова кунакларны сәламләп. - Архивлар – тарихны бизәмичә күрсәтүче, чынбарлыкны бәяләргә мөмкинлек бирүче чыганаклар ул. Әлеге утырышлар мифларны ачып бирергә һәм үз нәтиҗәебезне ясарга мөмкинлек бирә”. Исторический бранч: татарская семья 100 лет назад и сегодня “Тарихи бранч” – айга бер мәртәбә оештырыла торган “тарих дәресләре”. Ул Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының яңа бинасында үткәрелә. Аның темасы алдан билгеләнеп, спикерлар чакырыла. Проектның беренчесе “Татарлар һәм революция” темасына багышланган иде. Исторический бранч: татарская семья 100 лет назад и сегодня Оештыручылар әлеге проектта тел мәсьәләсен өскә калкытмыйлар. Лекцияләр спикерга сөйләү өчен уңайлы телдә алып барылачак. Монда асыл максат – татарлар һәм татарлар тарихы. Проектның чираттагы утырышы апрель азагына планлаштырылган. Оештыручылар әйтүенчә, ул 9 май алдыннан Бөек Ватан сугышы темасына да багышланырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев